Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Ияләр иясен олылап...

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Әхсән Фәтхетдинов елына йомгак ясадылар.

«Түгәрәк өстәл» форматында узган чарага рәссамның якыннары, хезмәттәшләре, китапханәчеләр, укытучылар килгән иде. 

Инде матур гадәткә кергәнчә, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә һәр яңа елны туган төбәгебездән чыккан, язмышын Чулман буе каласы белән бәйләгән танылган шәхесләргә багышлыйлар. 2024 ел рәссам, графика, агач уймалар остасы, сынчы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Әхсән Фәтхетдинов елы дип игълан ителгән иде. 

Әхсән абый Чирмешән районында туып үссә дә, шәхес буларак нәкъ менә Түбән Камада формалаша. Биредә ул 30 ел яши, татар сынлы сәнгатенең йөзек кашы булып торган әсәрләрен яза. Исән булса, быел бөек рәссамга 85 яшь тулыр иде. «Төп максатыбыз олпат шәхеснең исемен мәңгеләштерүгә, бай мирасын саклауга үз өлешебезне кертү, үсеп килүче яшь буынны иҗаты белән таныштырудан гыйбарәт. Моңа ирешү өчен ел дәвамында нинди генә чаралар тормышка ашырылмады. Бу эшебез дәвамлы булыр дигән теләктә калам», — диде берләшмә директоры Гөлназ Арсланова, очрашуны ачып.

Чараны алып барган Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина рәссамны чорыбызның бөек шәхесе дип атады. «Әхсән абый үзе исән вакытта ук халык мәхәббәтен яулады. Шәһәр җитәкчелеге дә аны хөрмәт итте: 1997 елда үзәк китапханә урнашкан йортның икенче катында аның шәхси картиналар галереясы ачылды. 2002 елда эшләре тәкъдим ителгән уникаль альбомы дөнья күрде. Әлеге китапны хаклы рәвештә рәссамның кәгазьгә төшерелгән музее дип атарга мөмкин», — дип сөйләде ул. Рәссамның шагыйрь Равил Фәйзуллин белән якын дуслар булуы билгеле. Моннан берничә ел элек әдип Әхсән Фәтхетдиновның үзенә язган хатларын туплап, китап итеп бастырган иде. «Аны укыгач, Әхсән абыйның үткер каләменә сокланасың, фәлсәфәче, акыл иясе буларак ачасың. Бу китапны һәркемгә укырга киңәш итәм», — диде милли китапханә җитәкчесе.

Әхсән Фәтхетдинов — беренче карашка шундый гади тоелган ияләр, кабер ташлары образларына тирән фәлсәфи мәгънә салган рәссам да. Республиканың иң мәртәбәле бүләкләреннән саналган Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе дә аңа нәкъ менә «Ияләр» циклы өчен бирелә. Ияләр аның өчен бик кадерле була. Аларны ул алтмышлап әсәренә кертә. «Ияләр — вөҗдан сакчылары. Ияле булсаң, кадерең була. Кадерсез булу — яман!» — дип яза ул. 

Рәссам Шүрәле образын да яратып кулланган. Тик аның Шүрәлесе әкияттәгесеннән нык аерыла: ул — чиста, якты, аның күңелендә мәкер-золымга урын юк. Әйе, рәссам аны һәрвакыт уңай образ итеп сурәтли. «Мөгезле Шүрәле, гасырлар аша үтеп, үзен тудырган татар халкын да саклап калачак», — дип фикер йөртә. 

«Әхсән абыйның Шүрәлесен, ияләрен күргәч, ирексездән гомернең кыскалыгы, яшәүнең мәгънәсе турында уйланасың, — диде Татарстанның халык рәссамы, Әхсән Фәтхетдиновның шәкерте Мөдәррис Минһаҗев. — Аның белән Түбән Камага килгәч таныштым. Мин ул вакытта — Ижау каласыннан укуын тәмамлап кына кайткан яшь белгеч, ул исә инде дәрәҗәле, халык мәхәббәтен яулаган рәссам иде. Бер-беребезне беренче күрүдән якын иттек. Аның сөйләм теле искиткеч бай иде. Театр, концертларга бергә йөрдек. Ул мине сәнгать дөньясына алып кереп китте, татарлыгымны ачты, нинди генә хәлләрдә дә үзем булып калырга өйрәтте. Әхсән абыйны остазым дип саныйм», — дип хатирәләрен яңартты Казан кунагы. 

Скульптор, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әфләтунов та үз истәлекләре белән уртаклашты. Рәссам буш кул белән килмәгән — Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенә ул үзе ясаган Әхсәт Фәтхетдинов портретын бүләк итте. 

Берләшмәнең методик бүлек мөдире Лилия Хәлиуллина Әхсән Фәтхетдинов елы кысаларында шәһәр һәм район китапханәләрендә башкарылган эшләргә тукталды.

Китап күргәзмәләре, кызыклы мәгълүмат сәгатьләре, осталык дәресләре — китап укучыларны рәссам иҗаты белән таныштыру, рәсем сәнгатенә тарту өчен нинди генә формалар кулланылмаган. 

Алар арасында рәссамның хезмәттәшләре, туганнары, танышлары белән үткәрелгән әңгәмәләр тамашачыларда зур кызыксыну уяткан. Әлеге тапшырулар турыдан-туры эфирда чыккан. Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә тормышка ашырылган «Сурәт иясе» проекты белән китапханәче Алсу Вәлиуллина таныштырды. «Әхсән абыйның остаханәсендә эш буенча үземә дә еш булырга туры килә иде. Беренче очрашуны да яхшы хәтерлим. Шактый коры каршы алган иде ул мине. Беренче карашка гына шулай кырыс тоелган икән Әхсән абый. Чынлыкта ул бик гади, олы йөрәкле кеше иде», — диде ул. 

«Әхсән Саримович белән якыннан таныш булмасам да, аның турында күп ишеттем. Үзе бер дөнья, чиксез җиһан булган ул, — дип башлады чыгышын шәһәр музее директоры Лилия Гатауллина. — Авторның керсез, самими күңел дөньясы иҗатында да чагыла. Гөл иясен генә алыйк! Ул рәссамның әнисенә охшаган. Бу образ Әхсән Саримовичның Кызыл Чишмә бистәсендәге музейгалереясына килгән беркемне дә битараф калдырмый. Агач чөйдән куркучы бүкән иясен искә төшерегез. Туганнар, якын дуслар арасына чөй кагучылар азмы бүген тормышыбызда! Рәссамның үлемсез иҗатын Татарстанда гына түгел, республикадан читтә гомер итүчеләргә дә күрсәтәсе, сөйлисе иде», — дип тели Лилия Альберт кызы. Нәкъ менә шуның өчен дә «Дух ветра — Җил иясе» фестивален үткәрергә хыяллануы турында әйтте. 

Чарага Әхсән Фәтхетдиновның туганы — сеңлесе Әкълимә апаның кызы Гөлшат Газизова да килгән иде. «Балачакта ул үзе дә миңа әкият персонажын хәтерләтә иде. Аның аяк астында аунап яткан гади генә ботакта да матурлык күрүе, шуңа җан өреп, әллә нинди сәнгать әсәрләре тудыруы сокландыра иде, — дип искә алды Гөлшат ханым. — Әхсән абый турында күпме матур сүзләр әйтелде, җылы хатирәләр яңарды. Аны һәрвакыт горурланып искә алам. Ышанам: ул да безнең өчен сөенәдер. Бүген сөйләгәннәребез рухына дога булып барып ирешсен». 

Кол Гали исемендәге милли китапханә кызларының шагыйрь Илдар Әхсәновның «Баш иям ияләргә» поэмалар циклыннан өзекләр укуы да ямь өстенә ямь булды.

Әйе, Әхсән Фәтхетдинов иҗаты кабатланмас. Һәр килер буын аны үзе өчен яңача ачар. Бөек рәссам иҗатын өйрәнү, исемен мәңгеләштерү буенча башкарылган эшләр агымдагы ел белән генә чикләнеп калмыйча, алга таба да дәвам итсен иде. Чөнки Әхсән Фәтхетдинов кебек күпкырлы талант ияләрен безгә өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев