Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Яшь түбәнкамалылар «Солнце в каждом» исемле беренче иҗат фестивале лауреатлары булдылар

Фестиваль «Сандугач» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган.

Яшь түбәнкамалылар — Данис Чупашев һәм Сабина Суптеля «батыр» балалар өчен «Солнце в каждом» дигән беренче республика иҗат фестивале лауреатлары булдылар. Бу хакта Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль «Сандугач» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның талантларын ачуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Чара барышында балалар үзләренең иҗади номерларын вокал, инструменталь иҗат, хореография, нәфис сүз, театр сәнгате һәм декоратив-кулланма сәнгать номинацияләрендә күрсәттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев