«Яшь буын белеп үссен!»
Мәскәүдәге «Татарларның һәм төрки халыкларның милли конгрессы» җитәкчесе, милләтпәрвәр якташыбыз Рөстәм Ямалиев Түбән Камага еш кайта.
Ул биредә атна-ун көн булып, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуларда катнаша, уку йортларында укучылар, студентлар белән әңгәмәләр оештыра, хәйрия ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә.
Рөстәм Фаиз улы узган ел 33 мәктәптә, 6 колледжда очрашуларда булган. Укучылар белән аралашканда, «Гаилә елы» буларак, ул күбрәк гаилә тәрбиясенә кагылышлы мәсьәләләрне күтәргән. Әйтүенчә, бу кайтуы да бик нәтиҗәле булган: төрле мөһим чараларда катнашкан, шулай ук быел да 30 лап мәктәптә укучылар белән очрашулар оештырган. Әлбәттә, быелгы очрашуларда күбрәк бүгенге көн геройлары — махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Бөек Ватан сугышының 80 еллыгы турында сөйләшкәннәр.
«Мин һәрвакыт гаилә тәрбиясен беренче урынга куям. Чөнки бала беренче тәрбияне гаиләдә ала. Мин балалардан өйләрендә әти-әниләреннән, әгәр исән булсалар әби-бабайларыннан Бөек Ватан сугышы чорында халкыбыз күрсәткән батырлыклар турында сорашуларын үтенәм. Чөнки әлегә ул чорны үз күзләре белән күргән, ул вакыттагы авырлыкларны үз җилкәләрендә кичергән кешеләр исән. Гаиләдә кем сугышта катнашкан, нинди батырлыклар кылган — бала әби-бабаларыннан барысын да белергә һәм анда ул заман кешеләренә карата горурлык хисләре тәрбияләнергә тиеш», — ди Рөстәм Фаиз улы.
Хәзерге вакытта кайбер чит ил идеологларының тарихны бозып күрсәтергә тырышуларын да ачынып сөйли Рөстәм әфәнде. «Бөек Ватан сугышындагы Җиңүдә Россиянең ролен киметергә, совет халкының батырлыкларын юкка чыгарырга тырышалар. Яшьләребез моны аңласын, аларда ялгыш фикер тумасын иде. Хәзер интернет заманы, социаль челтәрләрдә таратыла торган мәгълүмат арасында кайчак ялган, тарихны бозып күрсәтә торган язмаларны еш күрәбез. Яшьләребез әнә шул коткыга бирелмәсен, аларның дөньяга карашлары дөрес формалашсын өчен тырышырга кирәк. Яшьләр белән очрашуларның бик әһәмиятле ягы әнә шунда», — дип сөйләде Р. Ямалиев.
Әлбәттә, мондый очрашуларда махсус хәрби операциядә катнашучылар турында сөйләшүләргә аеруча киң урын бирелә. Үзләре яшәгән йортта, үзләренең подъездларында, махсус хәрби операциядә катнашканнар яисә анда һәлак булганнарның тол хатыннары яшәсә, алар хакында белергә һәм һәрчак ярдәм кулы сузарга кирәклегенә басым ясый Рөстәм әфәнде. Аннан соң, махсус хәрби операция төгәлләнгәч, илебезнең иминлеген яклаган сугышчылар өйләренә әйләнеп кайтачак. Аларның тыныч тормышка ничек яраклашулары барыбызга да бәйле. Чөнки өч ел сугыш кырында булып, үлем белән күзгәкүз очрашкан солдатларның психикасы үзенчәлеклерәк була. «Безнең һәм сезнең бурыч — аларга тыныч тормышта үз урыннарын табуда ярдәм итү», — дип, мөрәҗәгать итә яшьләргә Рөстәм Фаиз улы.
«Татарларның һәм төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасының төп максаты — татар яшьләрендә милләтебезгә, тарихыбызга, горефгадәтләребезгә, туган телебезгә карата горурлык хисләре тудыру, аларны һәр нәрсәгә тырышлык куеп яшәргә өйрәтү һәм үз халкына ихтирам, татар мәдәниятенә мәхәббәт хисләре уяту. Быел без Түбән Кама эшмәкәрләренең яшьләр форумын уздырдык. Ифтарлар үткәрү буенча яшьләр арасында аңлату эшләре алып бардык. Яшьләрне милли гореф-гадәтләрне белмәүдә гаепләргә ашыкмыйк. Алар белән яхшылап эшли белергә, үтемле итеп аңлата белергә кирәк, — ди Рөстәм Фаиз улы. — Әйе, яшьләребезнең күпчелеге гореф-гадәтләребезне белми. Әйтик, Ифтар нәрсә ул, һәм аның нәрсә өчен кирәк икәнен күбесе аңлап та җиткерми. Беркемгә дә сер түгел, яшьләребез генә түгел, кайбер өлкәннәр дә Ифтарга ашау-эчү өчен генә җыелалар дип уйлый. Әнә шундый хаталанулар булмасын өчен, Ифтарга ничек әзерләнергә, аны ничек үткәрергә, үзара ничек аралашырга — барысын да белергә кирәк. Ифтар ният белән башкарыла торган гамәл. Без яшьләребезгә боларның барысын да аңлатырга тиешбез. Без мондый ифтарларны Түбән Камада 28 ел рәттән үткәрәбез инде», — диде Рөстәм Ямалиев.
Телебезнең саклануына, гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның үтәлүенә мәчетләр дә зур өлеш кертә. Дин әһелләре вәгазьләр аркылы һәрвакыт халыкка рухи кыйммәтләрне җиткереп тора. Монысында Рөстәм Фаиз улының Түбән Камага кайтуы Рамазан аена туры килгәнлектән, ул мәчеттә дә очрашулар оештырган. Мәчет мәхәлләсе һәм хезмәткәрләре үтенече буенча дистәләп банка бал, татар китаплары, вакытлы матбугат алып килгән. Аның бүләкләрен Рамазан аенда бик теләп файдаланалар — балны ифтарларда кулланалар.
Шулай ук Ветераннар йортына рейд үткәрергә дә вакыт тапкан Рөстәм әфәнде. Анда да буш кул белән бармаган, 60 кешегә бүләк тапшырган. Балалар йортына барып, анда тәрбияләнүчеләрне дә бүләкләре белән сөендергән. «Без яшьләргә хәйриячелек, рухи кыйммәтләр турында сөйләп кенә калмыйча, ярдәмне күрсәтергә дә тиеш. Чөнки яшьләр — безнең киләчәгебез! Гомумән, халык белән очрашулар вакытында хәйриячелек ярдәменең әһәмияте турында да аңлатам. Элекке заманнарда ук татарның терәге булган татар меценатлары ярдәменә таянганнар. Хәзер дә, милли мәнфәгатьләрне кайгырту юнәлешендә, аларның ярдәменә исәп тоту кирәк», — дигән фикер белдерә милләтпәрвәр шәхес.
Яшьләр белән әңгәмәләр вакытында Рөстәм Фаиз улы киләчәк турында сөйләшү мөмкинлеге дә таба. Яшь буын шәһәребезнең, республикабызның, илебезнең киләчәген ничек күз алдына китерә, киләчәктә кем булырга хыяллана? Кайчак, үзара сөйләшкәндә, һөнәр сайлауга кагылышлы темалар да күтәрелә. Яшь кеше булачак һөнәрен ата-анасы кушканга, яисә хезмәт хакы зур булганга, яки кайсыдыр танышы сайлаганга көнләшеп кенә түгел, үзендә нинди сәләт булуын, омтылышларын исәпкә алып сайларга тиеш. Хәзерге заманда булачак һөнәрне дөрес сайлау бик мөһим, дигән фикердә Р. Ямалиев.
Яшьләргә Мәскәүдәге Түбән Кама якташлыгы һәм аның эшчәнлеге турында да сөйләргә онытмый Рөстәм әфәнде. Сүз уңаеннан, әле күптән түгел, Мәскәүдәге Түбән Кама якташлыгы региональ иҗтимагый оешмасының гомуми җыелышында якташлык җәмгыятенең җитәкчесен һәм җәмгыять советын сайлаганнар. Якташлык җәмгыятенең 119 әгъзасыннан 67се катнашкан әлеге җыелышта сигез кешелек совет һәм аның рәисе итеп Рөстәм Ямалиев сайланган. «Без бик еш очрашулар үткәрәбез. Елга ике мәртәбә Николай Васильевич Лемаев каберенә барабыз, бергәләшеп «Нефтехимик» хоккей командасы уеннарын карыйбыз, кыскасы, Мәскәүдә яшәүче түбәнкамалыларны бергә туплыйбыз», — ди ул.
Татар милләтеннән булган яшь ата-аналарның балаларына татарча өйрәтүгә җавапсыз карауларына нык борчыла Рөстәм Фаиз улы. Югыйсә, ата-бабаларыбыз теле бит ул. Аны белү мөһим. «Башка телләргә балалар соңрак та өйрәнә ала, аның бер кыенлыгы да юк. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә, мәсәлән, русчаны өйрәнү җиңел, чөнки тормышыбызга рус теле нык үтеп кергән», — дип ассызыклады ул.
Әйе, ни кызганыч, кайбер ата-аналар үзләре дә татарчаны начар белә, яки белми. Үз телеңдә сөйләшү һәм милләтең белән горурлану хисләре, беренче чиратта, ата-анада булырга тиеш. Алар баласы белән сөйләшкәндә, балада үз нәселенә, әби-бабаларына, милләтенә карата горурлык хисләре тәрбияләсеннәр, дигән фикердә Рөстәм Ямалиев.
Фотоларда: Ифтардан күренешләр.
Альбина Валиева, Рафаэль Рәкыйпов фотолары
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев