Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

«Һәр образның җаны булырга тиеш»

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты, Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Юрий Витальевич Павлов Түбән Кама тамашачысына сәхнәдә искиткеч оста башкарган рольләре аша яхшы таныш.

Аңа берничә сорау биреп, сәхнә тормышындагы уңышлары турында белештек. 

— Юрий, кайда, кайчан туып-үсүең, кайда укуың турында кыскача гына сөйләсәң иде?
— Мин 1987 елда Киров шәһәрендә туганмын, ә балачагым Балтач районы Субаш авылында узды. Чөнки миңа 4 яшь чамасы булганда, әтинең туган авылына Югары Субашка күченеп кайттык. Мин ул чакта татарча бер авыз сүз дә белми идем. Кировтагы рус мохите үзенекен иткәндер, күрәсең. Аннан бөтен тормыш үзгәрде. Керәшен авылында, чиста татарча гына сөйләшүче халык арасында яшәп, киресенчә, рус телен онытып, татарчага күченеп беткәнмен. 2007 елда Казан театр училищесын, ә 2013 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамладым. Хәзерге вакытта, белгәнегезчә, Түбән Камада Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында эшлим.

— Әти-әниең сәнгатькә якын кешеләрдер, мөгаен? 
— Алма агачыннан ерак төшми, дигән шикелле, рәсми рәвештә иҗат кешеләре булмасалар да, әти-әнием җаннарытәннәре, килеш-килбәтләре белән иҗат кешеләре дисәм, бер дә арттыру булмас. Әнием Гүзәлия, әтием Виталий Балтач районының төрле авылларыннан. Байтак еллар мәктәптә эшләделәр. Минем җырга, биюгә һәвәслегем, оештыру сәләтем, кул эшләрен яратуым — болар барысы да алардан күчкән, Аллага шөкер! Мин алар белән горурланам.

— Сәхнә кешесе булуыңны беренче мәртәбә кайчан аңладың?
— Иҗат кешесе икәнемне театрга килеп, эшемнең асылына төшенгәч аңладым. Дөрес, үземне тулаем сәхнә кешесе дип әйтергә алай ашкынып тормыйм, чөнки гайрәтне чигереп торучы фактлар бар. Шуңа да күңелемә тия торган андый шәхси, нечкә темаларга төгәл генә, ихластан җавап бирә алмыйм. Ә болай әйткәндә, балалар бакчасында биюләр белән чыгыш ясаганнан соң башланган иде инде ул сәхнәгә ияләнү. Мәктәптә шигырь бәйгеләре, КВНнарда катнашып җиңү яулау... Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, әнинең театр училищесына юл күрсәтүенә гомер буе рәхмәтлемен.

— Һөнәри артист буларак сәхнәдәге беренче ролең? 
— Гогольнең «Шинель» әсәрендәге Акакий Акакиевич Башмачкин кебек күләгәдәй яшәүдән дә куркынычрагы юктыр. Сәхнәдә дә, төп рольме, поднос тотып чыктыңмы, спектакль агышында ялтыра, халык күңеленә үтеп кереп, истә калырлык булсын ул. Бүген дә бара торган, таушалган булуына карамастан, "СССР да ясалганнар«дагы Кафил роле — минем өчен беренче. Нигә таушалган? Күп кенә артистлар алышынып, спектакль көчен, структурасын югалта кебек. 

— Барысы күпме спектакльдә уйнадың? 
— Санап бармадым. Интернет челтәренә кереп караган идем, сайт мәгълүматы күрсәтүенчә, 30 ролем бар икән. Режиссер буларак 17 спектакль куйганмын.

— Иң истә калган, иң яратып башкарган ролең?
— «Сират күпере» спектаклендәге Зират Каргасы; «Нәзер» спектаклендәге әсирлеккә эләгеп, төрмәләрдә утырып, ирлеген югалткан Хикмәтулла; «Гөргөри кызын бирә» комедиясендәге җилбәзәк, әрсез егет Җаграп; "Идиот"тагы чын, төгәл юлны таба алмаучы Мышкин; "Сүнгән йолдызлар«дан образы фәлсәфи тирән булуы белән кадерле хатын-кыз роле — яучы карчык Фәрхи әби; «Холстомер» спектакленнән Князь; «Көлмәгез, мин үләм!» спектакленнән үләргә аптыраган Хәбибрахман; «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» спектакленнән старшина Васков; «Алпамыш алпавытлары» спектакленнән бәләкәй яшь малай Ирбатыр — санасаң күп инде алар. Һәрбер роль, ук кебек атылып, төрле хисләр уятырлык итеп, халык күңеленә үтеп кергәндер. Алар бертөрле булмыйча, холыклары үзенчәлекле булулары белән һәрберсе якын миңа. 

— Сез — ирле-хатынлы артистлар. Икегез дә театрда эшләүнең уңай һәм уңайсыз яклары бармы?
— Кадерен югалткач, ерагайгач кына аңлыйсың, дигәндәй, без гел бергә бит инде. Аннан соң, без күңелләребез белән дә төрле кешеләр: ул — тау, мин —елга; ул — ай, мин — кояш; ул — ак, мин — кара; ул — гаилә җылылыгы таптыра. Мин хыялларда тайпылам. Хатыным ышанычлы, таянырлык, чибәр, кешелекле булуы белән гаиләдә бер-беребезне аңлап яшибез. 

— Син бит әле балалар театры җитәкчесе дә булып тордың бугай? 
— Әгәр нинди дә булса дәрәҗәгә ирешергә телисең икән, пессимизм, агрессия һәм диктаторлыкның уңышсызлыкка китерүен аңларга кирәк. Җитәкчеләргә дә тугры, рәхмәтле, эш сөючән һәм тәвәккәл булып кына алга барырга була. «Апуш» театры ишетелә башлаганчы, «Бишегем» театрының яңгырап чыгарлык көче дә, куелган спектакле дә бар иде инде. Спектакльгә килгән урыс балаларының да, укытучыларына кайтып, «Когда будет, еще хотел», дип әйтүләре җанга май иде. Кызганыч, уңай җилләр исмәгәч, калды учак шул килеш. 

— Соңгы елларда блогерлык эше дә алып барасың, социаль челтәрләрдә кызыклы видеороликлар куясың. Бу идея ничек туды?
— Үземне булдырырга теләп, әйтер сүзем күбәю сәбәпле туды. Анда — ирек, тамашачы ничек бар шулай, шунда ук бәя бирә. Театрдагыча яхшы атлы булып, яраклашып торулар юк. Күпчелеге хәзер, халык кына түгел, сәнгать өлкәсендә кайнаучылар да «Юра-юмор» дип танып беләләр үземне, фотоларга төшәләр. Тормыш хәзер әллә ничек... авырайды димме. Кешеләр күбрәк елмайсын иде, авыр нәрсәне юмор аша кабул итсеннәр иде. Көлү гомерне озынайта, диләр бит. 

— Синең уеңча ничек, театр алга таба да яшәячәкме? Киләчәктә аның шулай социаль челтәрләргә күчеп бетү куркынычы юкмы? 
— Концепциясе, формасы, идеологиясе традицион театрдан китеп елдан-ел үзгәреш кичерә. Кайсы якка, ни рәвешле үзгәреп китәсен төгәл әйтеп булмый. Бөтен яшәеш интернетка күчкәндә театр гына утырып калмас. Социальмы, эмоциональмы, күңел ачумы, белем бирүме — син шул ук халыкның үзеннән чыккан образны тудырып, аны хис-тойгыларга баетып, аңа җан өреп, үзең аша үткәреп, шул ук халыкка җиткерергә тырышасың. Тамашачы исә сине аңлап, күңеленең нечкә кылларын тибрәндереп, сине кабул итә. Ә хәзерге вакытта режиссерлар, әнә шул кылларны тибрәтмичә генә, тамашачыны утын пүләне белән кыйныйлар. Тышкы форма артыннан куалар, ә эчкесе турында оныталар. Спектакльдәге һәр образның җаны булырга тиештер?! Артистлар үзләрен декорация кебек хис итмәсеннәр иде. Сәхнә тормышында нәрсә кайнаганны бер Алла үзе белә. Ярый әле яхшатлы булып утыручы адашкан тәнкыйтьчеләре бар.

— Юрий, әңгәмә өчен рәхмәт! Иҗатыңда уңышлар юлдаш булсын!

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев