Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Гомергә калырлык истәлек

32 нче гимназиянең Әтиләр советы чыршылар утырту буенча экологик акция оештырды.

«ЭКОяз» экологик икеайлыгы, шулай ук Укытучы һәм остаз елы кысаларында Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе аппаратының Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрид Гыйльманов җитәкчелегендәге 32 нче гимназиянең Әтиләр советы чыршылар утырту буенча экологик акция оештырды. 

Тантаналы чарада хөрмәтле кунаклар: шәһәр администрациясе, ведомстволары һәм оешмалары, Әтиләр ассоциациясе вәкилләре, дүртенче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. 

«Бүген сезнең өчен аеруча истәлекле көн. Сез үсәчәксез һәм сезнең белән бергә бу агачлар да үсәчәк. Җиде елдан соң, мәктәпне тәмамлаган вакытта, сез аларның никадәр үскәннәрен күреп, аларны ничек утыртканыгызны исегезгә төшерерсез», — дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Түбән Кама муниципаль районы территориаль иҗтимагый үзидарәләр Советы җитәкчесе Әлфинә Сөнгәтуллина

«Агач утырту — ул яшәешнең башлангычы. Сезгә һәрвакыт сәламәтлек һәм бүген утыртылган шушы агачлар кебек үк матур булуыгызны телим», — дип мөрәҗәгать итте мәктәп укучыларына муниципаль районның Әтиләр ассоциациясе рәисе Андрей Бликин

Теләкләргә Түбән Кама урманчылыгы вәкиле Алексей Кузьмин да кушылды: «Утыртылган чыршылар бик күп булмаса да, агачларны «планетаның үпкәләре» диләр бит. Мондый экологик акцияләр күбрәк үткәрелсен иде. Бүгенге чарада катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт», — диде ул. 

«Чыннан да, һәр кешенең тормышында теге яки бу җаваплылыкны үз өстенә алган бер мизгел була. Ул туа, илебез гражданы була, балалар бакчасына, мәктәпкә бара. Шушы вакыт эчендә кешедә билгеле бер сыйфатлар барлыкка килә. Менә мәктәптә тәрбияләнгән мәхәббәт минем белән гомергә калды. Мәктәпнең барлык укытучыларына һәм остазларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм», — дип уртаклашты чараны оештыручы Фәрид Гыйльманов.

Чыршы утыртуда ата-аналар, 4 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре, шулай ук Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының йомгаклау һәм төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар, аларның укытучылары катнашты.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X