Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Эльмира Кәлимуллина Түбән Камада яшь вокалистлар өчен мастер-класс үткәрде

Эльмира Кәлимуллина чыгышы белән Түбән Камадан.

Җырчы Эльмира Кәлимуллина «Түбән Кама музыка көллияте» ндә мастер-класс үткәрде. Артистка белән колледж студентлары, 2 нче музыка мәктәбе укучылары һәм педагоглар очрашты.

Эльмира Кәлимуллина чыгышы белән Түбән Камадан. Очрашуда ул үзенең иҗади юлының ничек башлануы турында сөйләде, вокал осталыгы серләре белән уртаклашты һәм яшь вокалистлар һәм укытучыларның сорауларына җавап бирде.

Эльмира үзенең талантын да күрсәтте, танылган әсәрләрдән өзекләрне академик, халык һәм эстрада җыр манераларында башкарды, дип хәбәр итә мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 36 яшьлек Эльмира Кәлимуллина Беренче каналдагы «Голос» шоу-тамашасының финалисты. Ул җырчы Пелагея командасында чыгыш ясады. 2012 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев