Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз»

Шәһәрдәшебез Илһам Булатовны исеме күпләргә таныш. Ул — җитәкче, депутат, шәхси эшмәкәр.

Бу язмада сезне аның белән яхшырак таныштырырга булдык.

Илһам Илдар улы Татарстан Республикасы Кукмара районының Нырты авылыннан. Ул 8 нче сыйныфта укыганда, гаиләләре Түбән Кама шәһәренә күченә. Биредә Илһам эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә һәм алган һөнәре буенча биш ел эшли. Аннан соң Казан төзүче инженерлар институтын, соңрак Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалын тәмамлый. Яшьлек елларын искә алып: «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр бит. Минем дә шулай», — дип кенә елмая. 

Илһам Илдар улы гаять җаваплы һәм кирәкле зур хуҗалыкны — бакчачылык ширкәтләре ассоциациясен җитәкли. Җаваплы, чөнки бакчачыларның шактые лаеклы ялдагы әби-бабайлар. Алар өчен шушы 4-5 сутый җирләре кышка җитәрлек яшелчә туплау да, шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, ял итү урыны да. Хәер, соңгы елларда бакчаларга яшьләр дә тартыла башлады. 2003 елдан бирле Илһам Илдар улы бакчачыларның проблемаларын хәл итү өстендә эшли. Зар һәм үтенеч белән килгән әби-бабайларның берсен дә кире бормый, һәркайсының үтенечләрен канәгатьләндерү юлларын эзли. Юкка гына ширкәткә караган 27 меңнән артык бакча участогы тирә-як шәһәрләр карамагындагы бакчалардан аермалы буларак, үсә, чәчәк ата. Бу сүзләрнең дәлиле — соңгы елларда ташландык бакчалар саны кими. 

Илһам Булатов җитәкләгән икенче тармак — 16 мең гаражны берләштергән «Автомобилист» гаражлар кооперативы. Анда да хуҗаларча тәртип хөкем сөрә. Гараж кооперативлары видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, чүп вакытында чыгарыла, кардан чистартыла. 

Тырыш җитәкче, кешелекле И. Булатов шәһәрдәшләрнең рәхмәтен һәм хөрмәтен яулаган шәхес. Аңа сирәк җитәкчеләрдә булган талант — кешеләр белән эшләү осталыгы бирелгән. Гаиләсе — аның тынычлыгы, таянычы. Пар канаты Рәзилә белән кызы Регина, улы Булатны олы тормыш юлына чыгарган. Дөрес, эше шундый мәшәкатьле булгач, ял көннәрендә дә өйдә сирәк булырга туры килә аңа. Менә тиздән тагын бакча сезоны башланачак. Без әле иркенләп ял иткәндә дә, җитәкченең эше тыгыз булды. Әби-бабайлар бакчага төшүгә, «Корабельная роща» да чишмә суы суырта торган су башнясы куелды. Ә инде бакча сезонын ачылганын көтмичә, бакчаларына ашыкканнар өчен дә сөенечле хәбәр, 1 апрельдән электр бирелде.

Кырык эше кырык якка кырылып ятканда да, махсус хәрби операциядә илебезне саклаучы ватандашларыбызга да булышуны максат итеп куйган Илһам Булатов. Бу хакта сүз чыккач, үзенә булышучы бакчачылар күплеген дә искәртте.

«Мин үзем генә түгел, бакчачы-волонтёрлар ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Сүз уңаеннан, аларга күп итеп рәхмәт әйтер идем, Бакча сезоны ябылуга, шәһәребез бакчачылары бакчаларыннан җыеп алынган көзге уңыш белән бүлештеләр. Солдатларыбызга яшелчәләр китерделәр, җыелып аларга ашлар, боткалар әзерләүче олы йөрәкле шәһәдәшләребезгә рәхмәтләрем чиксез», — диде ул.

Тагын шунысын да әйтми калсам — дөрес булмас, ул бакчачылар, гараж хуҗалары белән һәрвакыт элемтәдә. Бүгенге көннең Ватсап, телеграмм кебек популяр социаль челтәрләрендә үзеңне борчыган үтенеч-сорауларыңны биреп, җавап алырга мөмкин. 

Менә шулай, Илһам Илдар улы кебек ярдәмчел, кешелекле җитәкчеләр булганда бакчалар да чәчәк ата, тормышлар да ямьләнә. 

Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев