Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Чыршы шәһәрчекләре ачыла

Елның иң күңелле, истә калырлык бәйрәме — бу елны озатып, яңа 2024 елны каршы алу.

Ел буена санап барсаң, бәйрәмнәр шактый җыела, тик иң истә калганы, иң күңелле бәйрәм — Яңа ел бәйрәме. 

Әле декабрь уртасы гына булуга карамастан, Түбән Камада бу бәйрәмгә әзерлек эшләре тулы көченә бара. 15 декабрьдә «Гаилә» шәһәр паркында быел беренче Чыршы шәһәрчеге ачылачак. 

Шәһәрдәге чыршы мәйданчыклары ачу графигын җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынб асары Илдар Рамазанов җиткерде. 

Аларның ачылу көннәре түбәндәгечә: 

  • 15 декабрь — «Гаилә» шәһәр паркында, 18.00 сәгатьтә; 
  • 21 декабрь — «Шинник» скверында, 18.00 сәгатьтә; 
  • 22 декабрь — «Велики» паркында, 18.00 сәгатьтә; 
  • 24 декабрь — Габдулла Тукай исемендәге паркта, 16.00 сәгатьтә; 
  • 25 декабрь — «Кояшлы алан» паркында («ТАНЕКО» скверы), 18.30 сәгатьтә;
  • 27 декабрь — Николай Лемаев исемендәге скверда, 18.00 сәгатьтә; 
  • 2 8 декабрь — «Нефтехимиклар» паркында, 18.00 сәгатьтә; 
  • 29 декабрь — Кама елгасы яр буенда, 18.00 сәгатьтә; 
  • 19-24 декабрь көннәрендә шәһәрнең микрорайонындагы ишегалларында Яңа ел бәйрәмнәре узачак. 

Әле шунысы да бар, бары тик Түбән Камада гына чыршыларның яшелен генә түгел, сарысын, агын, кызылын күреп булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев