Буыннар чылбыры өзелмәсен
Февраль аенда, мәгариф идарәсе планы буенча, Түбән Кама мәктәпләрендә төбәкне өйрәнүче белгеч Мансур абый Ганиев төзегән шәҗәрәләр күргәзмәсе һәм лекцияләр курсы булып узды.
Очрашулар шәһәрнең тугыз мәктәбендә оештырылган иде. Әлеге мәктәпләргә якын-тирә белем йортлары укучылары да килеп, күргәзмә белән танышты. Шул рәвешле барлык шәһәр мәктәпләре укучыларының бер өлеше әлеге чараның шаһиты булды. Балалар генеологның шәҗәрәләр төзү буенча остаханәсен карадылар һәм чыганакларны табу белән бәйле киңәшләрен тыңладылар. Очрашу соңында үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җаваплар ала алдылар.
Мансур Корбангали улы балачактан үзенең фамилиясе һәм гаиләсенең тарихы, нәселенең кайдан килеп чыгуы белән кызыксынган. Лаеклы ялга чыккач кына бу эш белән ныклап шөгыльләнү мөмкинлеге туган. Ул бик күп тарихи чыганакларга мөрәҗәгать иткән, архивларда эзләнгән, төбәк тарихы белән шөгыльләнүче галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнгән, аларның күбесе белән очрашып сөйләшкән.
Эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, аның әтисе һәм әнисе ягыннан әби-бабайларының килеп чыгу тарихын яктырткан нәсел агачлары барлыкка килгән. Үз шәҗәрәсен өйрәнү барышында туган авылы тарихын, андагы нәселләрнең морзалардан килеп чыкканын ачыклаган. Тупланган материаллар нигезендә, үз авылыннан чыккан бөтен нәселләрнең шәҗәрәләренең нигезе барлыкка килгән.
Казан һәм башка шәһәрләр архивларында эзләнүләр алып барганда, ул туган Әлки районы тарихы белән дә шөгыльләнә. Бу эшләрнең нәтиҗәсе буларак, төбәкченең ике китабы дөнья күргән. Болар «Абдул Салман морзалары» (2019) һәм «Мин шулай уйлыйм» (2021) китаплары.
Шәҗәрәләр төзү эше белән шөгыльләнүнең тагын бер күркәм нәтиҗәсе дип 2011 елда Әлки районында үз туган авылы Абдул Салманда Шәҗәрә бәйрәме үткәрүне атарга була. Бу күркәм гадәт районның тагы берничә авылында да гамәлгә куела, 2012 елда Татар Такталысы авылында шулай ук Шәҗәрә бәйрәме оештырыла.
— Өлкән буын әкренләп бакыйлыкка күчә, ә алар белән бергә илебезнең тере тарихы да югала, онытыла, — ди Мансур абый. Безнең үткәнебез матур вакыйгаларга һәм шәхесләргә бик бай, без шулар турында үсеп килүче буынга җиткерергә, аларга сөйләп калдырырга тиеш. Оныкларыбыз үз гаиләләренең тарихын, нәселләренең килеп чыгышын белеп үссеннәр. Буыннар чылбыры өзелмәсен иде.
Илһам Ишмөхәммәтов, 13 нче гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фотолар шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев