Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Бөтендөнья Татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге эшчәнлегенә еллык йомгак ясалды

Халыклар дуслыгы йортында ул көнне алма төшәрлек тә урын юк иде.

Быел, Бөтендөнья Татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге эшчәнлегенең еллык йомгагын гомумән үтемле форматта, эчтәлекле вә мәгънәле итеп оештырды. Төп өлеше, Бөтендөнья Татар конгрессының иң актив вәкиле, бүлек каршында эшләп килүче «Түбән Кама татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» рәисе Айдар Наил улы Хәмзин тарафыннан нәшер ителгән: «Ташлык. Мәзәкләр. Шигырьләр. Бәетләр» дип исемләнгән саллы китабын тәкъдир итүгә багышланды.

Халыклар дуслыгы йортында ул көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Татар зыялыларын гармунчылар каршы алды, башкалабыз Казаннан «Татарлар» тапшыруының төшерү төркеме дә килгән иде. Кичәне үтә дә зур осталык белән Алмаз абый Хәмзин алып барды, үзе көйгә салган моңлы вә шаян җырларын яңгыратты. Сөйләгән истәлек-мәзәкләре, «туганым», «энем» дип ягымлы итеп дәшүе әле дә колакта чыңлый... Сәхнә кешесе сәхнә кешесе инде — барыбызны да үзенә каратты. 

Бәйрәм төсмерен чагылдырган гамьле очрашуга төрле сферадан кунаклар чакырулы иде. Чара барышында шәһәребезнең милли җанлы, күренекле шәхесләре: Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, конгресс бүлегенең башкарма директоры Фирдәвис Ханов, Түбән Кама районы иҗтимагый Советы җитәкчесе урынбасары Хәмзә Баһманов, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов, «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе Гамил Әсхәдулла, аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибе Мансур Ганиев, «Шинник» спорт комплексының матбугат төркеме җитәкчесе Виктор Шадрин, «Талир тәңкә» җыр-бию ансамбле җитәкчесе Флюр Гайнемөхәммәтов һәм чакырылган кунаклар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр. Туган телебезне үстерү, саклау эше буенча үз фикерләрен халыкка җиткерделәр, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарган эшенә бәя бирделәр, китап авторын тәбрикләделәр. 

Яшь буынга милли тәрбия бирү эшендә активлык күрсәткән ул-кызларыбызга: 64 нче балалар бакчасының музыка белгечләре Алсу Әсхәдуллина белән Фиалка Шәйдуллинага, 8 нче балалар бакчасы мөдире Айзирә Шакиряновага, 25 нче балалар бакчасы мөдире Айсылу Сабировага, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче яшьләр оешмасы җитәкчесе Давыт Хәбибуллинга, видеооператор Илгизәр Нуриевка, шәһәр башлыгы Радмир Беляев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев исеменнән рәхмәт хатлары тапшырдылар. 

Табын артында да җыр-моң тынмады, теләге булган һәркем сүз алды, Җиләкле чәй, тәмле бәлеш белән сыйландык. 

Авыл җирлегеннән килгән китапханәчеләр театрдан өзек уйнап күрсәтсәләр, Разия ханым Якупованың чыгышын да таң калып тыңладык. Ташлык авылы кияве, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Мизхәт Хәбибуллинның оныгы Ләйсән Хәмидуллина бабасының «Монда безнең тамырлар» дип исемләнгән шигырен зур горурлык белән укыды. Сүз уңаеннан, Ләйсән үзе дә каләм чарлый. Татар дөньясының сөекле улы, халык шагыйре Разил Вәлиевне бүләк иткән Ташлык авылында икән бар сәләтле тырыш, уңган кешеләр. Ә аларның һәммәсе турында бәйнә-бәйнә Айдар Хәмзиннең китабыннан укып танышырга мөмкин, хәтта аларның фотосурәтләре дә китапта урын алган. Сәхнәдә корылган экраннан һәрбер мизгелне яктыртып бардылар. Анысын тәфсилләп Айдар абыйның улы башкарды. 

Туган авылы Ташлыкның «аяклы энцеклопедиясе» дип әйтергә була, Айдар абый Хәмзинне. Башкарган эшен, кылган изге гамәлләрен көне буе санарлык, үзе бер зур институтны хәтерләтә. Берсеннәнберсе саллы китаплары да нәкъ шул хакта сөйли. Язмамны Айдар абыйга багышлап язган шигырем юллары белән тәмамлыйм: Аның тыршылыгы үлчәнмәгән, Биреп булмый төгәл бәяне, Тамырлары тарих төпкелендә, Мәңгелеккә били галәмне...

Нурзия Мирхазова 
Фотода (сулдан): Фирдәвис Ханов, Айдар һәм Алмаз Хәмзиннәр, Рөстәм Ганиев. / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев