Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Без бәхетле буын

Зур корбаннар, күп югалтулар белән бирелгән Бөек Җиңүнең быел 78 еллыгын бәйрәм иттек.

Әлеге сугышта халкыбыз күрсәткән зур батырлыклар мәңге онытылмас. 

Түбән Уратма мәдәният йортында әлеге бөек бәйрәмне билгеләп үтүгә әзерлек алдан ук башланды. «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясенә кушылып, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Җиңү Монументы территориясен Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка әзерләделәр. 

«Георгий тасмасы» — Россиянең Бөек Ватан сугышында җиңүе турында истәлек символы, дөньяны фашизмнан азат иткән ветераннарга мәңгелек рәхмәт билгесе булып тора. Мәдәният йортында "Георгий тасмасы«н матур итеп бәйләү буенча осталык дәресләре үткәрделәр. Ул тасмалар урамнарда авылдашларга истәлек итеп тә таратылды. 

Китапханәдә «Сугыштан соң туган балалар» чарасы үткәрделәр. Анда Түбән Уратма урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары сугыш чоры һәм сугыштан соң туган соң балалар белән очраштылар. Мәктәп укучылары һәр сөйләүчене игътибар белән, бирелеп тыңладылар.

Ә сигезенче май көнне Түбән Уратма халкы һәйкәл янына Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларын искә алыр өчен, тантаналы митингка җыелдылар. Һәйкәлгә салынган кан төсендәге кызыл канәферләр халык күңеленнән беркемнең дә җуелмавын хәтерләтә кебек. 

Без тынычлык яклы. Сугыш афәте беркайчан да илебез күген капламасын! Җир йөзендә мәңге тынычлык булсын, әтиләр сабыйларын үстерсеннәр, гаиләләренә төп терәк булсыннар! Безнең бурыч — Бөек Җиңү турында истәлекләрне җуймыча саклап, буыннанбуынга тапшыру.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев