Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Бердәмлек авырлыкларны җиңә

Җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм турында сөйләде.

Ярдәм гел булып тора 

«Һичшиксез, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына федераль һәм региональ дәрәҗәдәге төрле ярдәм чараларының әһәмияте зур булды. Мисал өчен, Түбән Кама муниципаль районы 20 мең сум күләмендә түләүгә 13 миллионнан артык акча алды, 664 балага пособие бирелде», — дип өстәде мэр урынбасары.

Түбән Кама районында оператив штаб карары белән мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм җыю пунктлары оештырылды. «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы шәһәр һәм район хатын-кыз депутатлары белән бергә «Россия сугышчысына бүләк» дигән зур күләмле беренче акциядә 4 тонна гуманитар ярдәм җибәргән. 

Бу игелекле эшкә микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләре, авыл җирлекләренең башкарма комитетлары, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, Халыклар дуслыгы йорты, ветераннар оешмалары беренчеләрдән булып кушылды. Җыю пунктлары гыйбадәтханәләр һәм мәчетләр каршында, сәяси партияләрнең җирле бүлекчәләрендә, шәһәр, район предприятиеләре һәм учреждениеләре базасында ачылды. 

Узган елның октябрендә эшли башлаган добронк.рф рәсми сайты базасы аша хәйрия ярдәме кертергә мөмкин. 2023 ел башына 1,5 млн сум акча җыелган. Хәзерге вакытта счетны тулыландыру дәвам итә. 

Марина Камелина әйтүенчә, иң мөһим бурыч — сугышчылар гаиләләренә ярдәм итү. Бу максаттан көздән һәр гаиләгә социаль паспортлар төзелгән. Озакламый Ватанны саклаучылар көне булачак. Бәйрәм уңаеннан, теләгән һәркем егетләргә «Изге теләкләр» юллый ала. Түбән Кама волонтерлар үзәге хатлар, рәсемнәр кабул итә. 

Күңел һәм йөрәк җылысын кушып 
Борынгылар «Яхшылык җирдә ятмый» дип әйтеп калдырган. Ә нәрсә соң ул яхшылык? 

Яхшылык ул безнең уйларыбыз да, кешеләргә карата булган яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләребез дә. Кызганыч, соңгы елларда материаль байлыкка өстенлек бирү кешелекнең күркәм сыйфатларын кыса бара. Тик барыбер яхшылык, игелеклелек, шәфкатьлелек үзенең рухи кыйммәтен югалтмый. 

Менә районыбыз авыл җирлекләрендә дә инде берничә ай мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә җылы киемнәр бәйлиләр. Бу чарага Ширәмәт авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче гүзәл затларыбыз да теләп кушылды. Ширәмәтнең үзеннән Валентина Мещерякова, Евдокия Мельникова, Евгения Сафиуллина; Камский бистәсеннән Александра Носкова, Елена Коробова, Елена Эзекова, Нина Быкова, Роза Шаронова; Поповка авылыннан Лидия Пономарева, Полина Фролова, Галина Танина, Раиса Кабанова, Валентина Артамоновалар кич утырып хәрбиләргә җылы оекбашлар, бияләй, жилетлар бәйләделәр.

Бер карасаң, әзер оекбашларны сатып алу күпкә җиңелрәк кебек тоела. Тик мәрхәмәтле әниләр, апаларның күңел һәм йөрәк җылысы кушып бәйләнгән кул эшләре безнең ир-егетләребезне салкыннарда яхшырак җылытыр. Хатын-кызларыбыз бәйләнгән әзер киемнәрне волонтерлар аша Түбән Кама шәһәренә тапшыралар. Ә монда инде башка авыллардан да җыелган әйберләрне бергә җыйнап Украинага алып китәләр. 

Безнең халык шатлыкта бергәләп күңел ачарга, бәйрәм итәргә, ил өстенә кайгы-хәсрәт килгәндә бергәләп күтәрергә ияләнгән. Бу әзер киемнәр мобилизацияләнгән иратларыбызның җылы өсләрендә тузсын, озакламый үзләре дә туган якларына, газиз гаиләләренә әйләнеп кайтырга язсын.

1 фото ntr-24.ru. сайтыннан
2 фото vk.com/public195083669.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев