Балаларга шатлык өләшеп
Батырлык, кыюлык, төгәллек кебек асыл сыйфатларны үз эченә алган Диңгезчеләр көне — 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен аеруча истәлекле вакыйгага әверелде.
Әле февраль аенда ук, Ватанны саклаучылар көнендә, бакчабызның даими кунагы, акыллы киңәшчесе, ярдәмчесе Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин, шәһәр күләмендә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар арасында уздырылган «Сафта тезелеп йөрү һәм җыр башкару» бәйгесендә актив катнашып, призлы урынга ия булган балаларны тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырганда музейга дәшкән иде... Хыялыбыз тормышка ашты.
Хәрби-диңгез флоты көне кысаларында оештырылган мавыктыргыч сәфәргә балалар үзләре дә бәйрәмчә, ап-ак формадан киенеп бардылар. Әйтерсең лә, парадка әзерләнгән яп-яшь ватанпәрвәр кыз-егетләр.
Ә ничек һәм кемнәр каршы алуын белсәгез?! Көнләшеп куярлык... Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, су асты көймәсе ветераны, радиометристлар бүлеге командиры, «Горэлектротранспорт» идарәсенең элекке җитәкчесе — Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин белән «Горэлектротранспорт» идарәсенең бүгенге генераль директоры — Эдуард Шәүкәт улы Шәйдуллин экипаждагы һәрбер бала белән кул биреп күрештеләр. Истәлеккә гомуми фотога төшкәч, трамвайга утырып музейга юл тоттык.
Ә трамвайлар дөньясы үзе бер могҗиза икән. Парк эчендәге гүзәллекне тасвирламыйм, үз күзең белән күрү мәслихәт, әмма фонтан яныннан узганда шыбыр-шыбыр яуган яңгыр, ягъни трамвай тәрәзәләреннән агып төшкән көмеш су балаларның шат чыр-чуына кушылып, барыбызны да елмаерга мәҗбүр итте. Әйтерсең лә, үзебезгә дә су койдылар. Трамвайлар әнә шулай «душ» керәләр икән.
Беренче тукталыштагы музей — аеруча истәлекле, әхлакый-патриотик рухта сугарылган. Су асты көймәсе, аның төзелеше, моңарчы күзгә чалынмаган саллы-мөһим җиһазлар, су асты көймәсендә хезмәт итүче шәһәрдәшләребез турында мәгълүмат бирелде. Экскурсовод ролен башкаручы Гөлназ Мирзаһит кызы («Шәһәр электр транспорты» предприятиесенең табыш җыю бүлеге җитәкчесе) Рафаил Исмәгыйль улы белән берсен-берсе тулыландырып сөйләделәр.
Икенче зур музейга барганда, балалар әйтмешли, «трамвайларны ничек дәвалаганнарын» тамаша кылдык. Сүз уңаеннан, барлык эшчеләрнең дә игътибарлы булулары, үз вазифаларын тиешенчә яратып башкарулары әллә каян сизелеп тора. Балалар яудырган сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Хәер, безне көн дәвамында трамвайда йөрткән Әлфия Данилова (беренче класслы трамвай йөртүче), барлык мәнфәгатьләребезне кайгырткан Вера Чернышова да (директор ярдәмчесе, профсоюз комитеты рәисе) күңелебездә җылы хисләр калдырды.
Ә «Трамвай музее» гомумән үзгә. Ул үзе бер шәһәрчекне хәтерләтә. Рафаил Исмәгыйль улы тырышлыгы белән оештырылган әлеге музейлар безгә генә түгел, барлык җитәкчеләр өчен өлге, минемчә. Ул сәяхәт барышында кайсы елны, кемнәр килгәнен зур горурлык белән искә алды. Бу яшьләр, сабыйлар өчен тәрбия чыганагы булып тора.
Музейдан чыгуыбызны күңелле трамвай көтә иде, тукталышларда вагоныбызга берсеннән-берсе шат мультфильм геройлары керде. Төрле кызыклы уеннар оештырдылар, уйнадылар-көлделәр, биеделәр, күңел ачтылар. Кыскасы, вакытның ничек узганын сизмәдек тә. Тәмле ризыклар белән сыйланып балалар бакчасына кайткач та, уйлары шул хакта булды. Трамвай макетлары, трамвайның төз юллары, су асты көймәләре турында иптәшләренә, әти-әниләренә бәйнә-бәйнә сөйләделәр, күргәннәрен кәгазь битләренә төшерделәр.
«Шәһәр электр транспорты» предприятиесе җитәкчелеге башкарган әлеге күркәм гамәл сабыйлар күңелендә мәңге уелып калыр. Киләчәктә кайсы трамвай йөртер, кайсы музейлар салыр...
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев