Автор башкаручы Айрат Ихсанов: «Тормышка ашмаган хыялларым күп әле»
Айрат Ихсанов хәзерге вакытта 50 дән артык җыр авторы.
Язмабызның герое белән шәһәр үзәкләренең берсендә оештырылучы квартирникта таныштым. Анда җырларга яратучы, иҗат сөюче кешеләр очрашып тора. Ә ул җырлап кына калмый, җырларны үзе иҗат итә. Сүзем — автор башкаручы Айрат Ихсанов турында.
Лирик җырчы, романтик автор-башкаручы дип тасвирлар идем мин аны. Күпчеклек җырлары мәхәббәт турында. Беренче иҗат иткән «Ерактагы якын йолдызым» җыры да нәкъ менә тәүге тапкыр шушы олы хисне кичергән мизгелләре, яшьлек хатирәләренә багышланган.
Айрат Ихсанов Балык бистәсе районы Күгәрчен авылында туып үскән. Мәктәптә укыган вакытта ук каләм тибрәтә башлый ул, шигырьләр иҗат итә. Ә иң зур хыялы — җыр язу була. 1994 ул Түбән Камага укырга килә. Шушында ул үзенең беренче җырларын иҗат итә башлый.
Сүз уңаеннан, Айратның югары музыкаль белеме юк. Һөнәре буенча ул төзүче. Шушы өлкәдә хезмәт куйган. Ләкин җаны-тәне белән ул һәрвакыт иҗатка омтылган. Бүгенге вакытта автор-башкаручы барлык буш вакытын җырлар язуга, аларны халыкка җиткерүгә багышлый. Айрат бик яратып Түбән Камада, Яр Чаллыда узучы төрле иҗади чараларда катнаша, якын-тирә авылларга чыгып, халыкны үз җырлары белән сөендерә.
Айрат Ихсанов хәзерге вакытта 50 дән артык җыр авторы. Ул инде төрле проектларда да үзен сынап карарга өлгергән. 2024 елда аның «Син йолдыз куенында» дип исемле җыры Уфа шәһәрендә узучы «Ел җыры» проектында җиңү яулаган. «Бу җырымны иң уңышлы иҗат җимешләремнең берсе дип саныйм. Әлеге проектта катнашып җиңү яулармын дип уйламаган идем. Бу хакта интервьюга чакырганнан соң гына белдем. Әлбәттә, бу минем өчен зур уңыш, көтелмәгән шатлык булды», — ди автор-башкаручы.
Үзе җырлый, үзе гитарада уйный. Бу уен коралы — Айратның якын дусты, тугры юлдашы дисәм, бер дә ялгыш булмас. Күпчелек вакытта җырларны берүзе калган вакытта яза Айрат Ихсанов. Иҗат кешесенә үз-үзең, үз уйларың белән бергә-бер калу бик мөһимдер ул.
Рус җырчыларыннан Юрий Антонов, татарлардан Фирдүс Тямаев иҗаты бик якын автор-башкаручы күңеленә. Йөрәккә үтеп керердәй сүзләре, иң нечкә күңел кылларын тибрәтердәй ноталары, халыкка якынлыгы белән ошый аңа аларның җырлары.
Шуңа игътибар иттем: бик күп җырларында Айрат Ихсанов бик күркәм итеп хатын-кызның матурлыгын, чибәрлеген тасвирлый. Җырны тыңлаганда, аның һәр куплеты гүзәл затларга карата соклану, ярату, олы ихтирам хисләре белән сугарылганлыгы сизелеп тора. Менә бер генә җырыннан өзек:
Чаллы кызы, сине генә мин яраттым
Куе бөдрә чәчләреңне син тараттың.
Зифа талдай буең-сының, чибәрлегең,
Син кояшым, аяз күгем, сулмас гөлем.
Рәзилә, Камилла, Гөлназ, Регина исемле кызларга багышлап язылган җырлары бар Айратның. «Барысы да син кайчандыр яратып йөргән, йөрәкләрен әсир иткән кызлармы?» — дип шаяртып сорадым. «Яшь вакытта бу кызлар гел бергә йөри иделәр. Мин шулар арасыннан Регина исемлесенә гашыйк булдым. Бүгенге көндә ул минем тормыш иптәшем. Ике улыбыз бар. Олысы — 7 нче, кечкенәсе 5 нче сыйныфта укый. Алар да иҗатны якын итә, биюгә йөриләр. Балалар һәм тормыш иптәшем сау-сәламәт булып, бергә тату яшәү зур бәхет. Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын», — дип уртаклашты гаилә башлыгы.
Нинди дә булса уңышка ирешү өчен кеше һәрвакыт үсештә, эзләнүдә булырга тиеш. Булганына шөкер итеп яшәргә, ләкин шуның белән генә туктап калмаска, алга барырга, яңа үрләргә омтылырга кирәк, дигән фикердә Айрат Ихсанов.
Җырлар язылып тора, иҗат дәвам итә. Ләкин Айрат моның белән генә чикләнергә уйламый. Бүгенге вакытта балачак хыялы зур максатка әверелеп бара. Шәхси концертлары белән зуррак шәһәрләргә чыгып, үз тамашачысын табарга, аларны иҗат җимешләре белән куандырырга ниятли ул.
«Минем беркайчан да үземнән канәгать булганым юк. Гомумән, бу күп кешегә хастыр дип уйлыйм, аеруча да иҗат кешесенә. Тормышка ашмаган хыялларым күп әле. Киләчәктә, зур концертлар белән чыгыш ясасам, халык җырларымны яратып кабул итсә, дәррәү алкышлар белән күтәреп алса, бу мине тагын да бәхетле итәчәк. Әлбәттә, моның өчен күп көч түгәргә кирәк, ләкин мин туктап калырга җыенмыйм. Күңел кушканча, максатыма таба барачакмын», — дип уртаклашты безнең белән Айрат.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев