20дән артык түгәрәк: Түбән Камада яңартылган «Беренчеләр йорты» өстәмә белем бирү үзәге булачак
Яңартылган бинада Түбән Каманың барлык өстәмә белем бирү оешмалары тупланачак.
Түбән Камада Илдус Садыйков исемендәге элеккеге балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасы эчтән дә, тыштан да матуррак һәм уңайлырак була бара. Капиталь ремонтның икенче этабы кысаларында биредә фасад эшләре ахырына якынлаша, тирә-як территория төзекләндерелә.
«Элек монда юл аша чыгу куркынычсызлыгы белән бәйле проблема бар иде. Хәзер автомобиль юлының әһәмиятле участогы ремонтланган, велоюллар, якын килү юллары, яктырту эшләнгән — территория үзгәрде һәм куркынычсызрак булды, шул исәптән бирегә дәресләргә килгән балалар өчен дә», — дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев.
Яңартылган бинада Түбән Каманың барлык өстәмә белем бирү оешмалары тупланачак. Бу урын шәһәрнең мавыгучан, сәләтле балаларын, яшүсмерләрен һәм яшьләрен җәлеп итү үзәге булачак. Бинаның исемен Бөтенроссия «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучыларны берләштерәчәк Беренчеләр йорты — Дом Первых дип үзгәртәчәкләр.
«Беренчеләр җирле советының биредә үз штабы булачак, анда алар килә, аралаша, идеяләр белән алмаша, инициативалар белдерә алачак. Ә без, остазлар, бу инициативаларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкбез», — дип аңлатты «Беренчеләр хәрәкәте»нең Түбән Кама муниципаль районындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роза Фәйрушина.
Инде хәзер үк өч катлы бинада капремонтның беренче этабы кысаларында үзгәртелгән якты кабинетларны һәм аудиторияләрне күрергә мөмкин. Хәзер концерт залын һәм хореография залын яңарту эшләре бара.
«Иң мөһиме, якын арада булачак эшләр тәмамлангач, без аны заманча җиһазлар белән тәэмин итәчәкбез, бу балаларыбызга 20дән артык юнәлеш буенча өстәмә белем алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу химия, физика, төрле түгәрәк эшчәнлеге, робототехника һәм бүгенге көндә таләп ителгән башка бик күп нәрсәләр», — дип сөйләде Радмир Беляев.
«Дом Первых» Түбән Каманың мактаулы гражданины Илдус Садыйков исемен саклап калачак. Аның хөрмәтенә бина фасадындагы табличканы да торгызачаклар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев