Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәни учак

«Милли рухият чишмәсе»

Шәһәребезнең «Ләззәт» , «Җидегән чишмә», «Сандугачлар оясы», «Талир тәңкә» ансамбелләрен оештыручы Флюр Гайнемөхәммәтов белән әңгәмә.

Быел шәһәребезнең «Ләззәт» эстрада ансамбле оешуга — 45, «Җидегән чишмә»гә — 43, «Сандугачлар оясы» гаилә ансамбленә — 40, «Талир тәңкә» шәһәр ветераннары ансамбле оешуга — 25 ел була.

Аларны оештыручы, баянчы, курай остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюр Гайнемөхәммәтов шушы көннәрдә редакциябезгә килеп, интервью бирде. Укучыларыбыз игътибарына шуны тәкъдим итәбез. 

— Сезнең иҗади юлыгыз кайчан һәм кайда башланды?
— 1969 елда армиядән кайткач, Чаллы шәһәрендә эшли идем. Түбән Камада музыка көллияте ачыла дип ишеткәч, шунда укырга кердем. БСИ заводына эшкә дә урнаштым. 1971 елда Химия комбинатына Сәгыйть Закиров исемле бер яшь белгеч килгән инде. Ул «Нур-Чулман» дигән ансамбль оештырды. Без аның белән Казанга барып, телевидениегә дә төштек әле. Соңрак ул егет авырып китте, ансамбль таралды. Мин 1972 елда «Яшьлек» җыр-бию ансамблендә эшли башладым. 1977 елда изоприн-моновер заводына Химия комбинатына сәнгать җитәкчесе итеп чакыргач, бик теләп ризалаштым, чөнки үзем дә андый ансамбль булдырырга бик хыялланган идем, аның турында армиядә чакта да уйлап йөри идем. 

— Димәк, хыялыгыз тормышка ашты? 
— Ул вакытта үзешчән сәнгатькә күбрәк авыл балалары йөри иде. Алар гармунда, курайда уйныйлар. Ә гитарада, бәрмә уен коралларында уйнаучы юк. Шуңа күрә ул чакта татар инструменталь ансамбле оештырып булмады. Заводта эшли башлагач, талантлы егетләр табылды. Аппаратура да алып бирделәр, эшне башлап җибәрдек. Ансамбльне «Радуга» дип атадык. Шул егетләр белән без Химия комбинатның тулай торакларында бию кичәләре ясый башладык. Музыкантлар туктап торган арада мин, баянымны алып, кызларны татарча биергә чакыра идем. 

— Алар татар көйләрен ничек кабул иттеләр? 
— Башта биемәделәр, курыктылар. Кичә беткәч кенә, абый, баяныңда уйна әле дип, миңа мөрәҗәгать итәләр иде. Шулай итеп, мин уйнап, алар рәхәтләнеп биеделәр. Соңрак алардан: «Нишләп соң кичәдә биемәдегез?» дип сорадым. «Әй, абый, әллә ничек бит, анда кеше карап тора, оялттыра», диделәр. Шул мәлне мин татарча вокаль-инструменталь ансамбль булдырырга кирәклегенә тагын бер кат инандым. Берникадәр вакыт узгач, гитарада уйный белә торган татар егетләре очрый башлады. Зиннур Галиуллин, мәсәлән, бас-гитарада, бәрмә уен коралларында, Сергей Хасвеев гитарада бик яхшы уйный иде. Шул егетләр, «Яшьлек» җыр-бию ансамбле, театр, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әһелләре белән бергә җыелып, Яңа елны каршы алганда, кичә оештырдык. Беренче тапкыр шунда татарча чыгыш ясадык. Бераздан Сергей Хаосвеев гитараны ташлап, биюгә йөри башлады, ансамбль яшәешен туктатып торды.

— Сәхнәгә кайчан кире кайттыгыз? 
— 1979 нчы елда ансамбльгә гитарада уйный торган татар егете Рөстәм Рахманкулов килде. Аның белән татарча җырлар өйрәндек. Бераздан безгә бас-гитарада уйнаучы Равил Фәйзуллин кушылды. Бәрмә уен коралларында уйнаучы Иван Мәхмүтов килеп чыкты. Шулай итеп, әкрен генә татар ансамбле оешты, татарча бию кичәләре ясый башладык. 

— Кайларда чыгыш ясый идегез? 
— Шәһәрдәге барлык тулай тораклар буенча йөри идек. Баян алып, рәхәтләнеп кичке уеннар оештырдык. Кызлар-егетләр курыкмыйча биеде, җырлады. Шулай итеп, ансамблебез бик танылды. 1981 нче елда, 7 нче тулай торакта бию кичәсендә, бик күп яшьләр кереп тулды. Безне стена буена китереп кыстылар. Көчкә уйнап чыктык. Шуннан соң мин, болай булмый, кичәләрне шәһәр күләмендә оештырырга кирәк, дигән фикергә килдем. 

— Һәм фикерегезне тормышка ашыру юлларын эзли башладыгыз, шулаймы? 
— Башта мин музыка училищесының коцерт залын күз алдына китердем. Администратор белән сөйләшеп, кичәләрне анда уздырырга булдык. 1981 елның ноябрендә беренче бию кичәсе үтте. Ул көнне йөздән артык кеше килде. Тулай торакка моңа кадәр 40- 50 кеше генә сыя иде. Шулай итеп, безнең күңел үсте инде. Ләкин кичәләрне айга бер генә тапкыр уздырырга рөхсәт иттеләр. Декабрьдә тагын бер кичә уздырдык та, Техника йортына күчтек. 1982 елны беренче татарча «Кичке уеннар» бию кичәсе шунда үтте. 

— Сез һәрвакыт айга бер генә тапкыр чыгыш ясадыгызмы?
— Директор Илдус абый Сәлимовтан кичәләрне атна саен уздырырга рөхсәт сораган идем. Ул, бераз уйлап торгач, айга ике мәртәбә уздырырга ризалашты. Кичәне без икенче катта уздырдык. Яшьләр күп килде, рәхәтләнеп татарча биеделәр, уйнадылар. Икенче кичәне ике бүлектән ясадык. Беренчесендә «Ләззәт» ансамбле белән сәхнәдә концерт куйдык, икенчесендә — кичке уеннар уздырдык. Өч йөздән артык кеше килгән иде. Уеннар төнге уникенче яртыга кадәр дәвам итте. Шуннан соң бу кичәләргә исем эзли башладым.

— Нинди вариантларга тукталдыгыз?
— Мин башта режиссер Наил абый Нуретдинов белән киңәштем. Кыска гына исем кирәк, дим. «Мирас», «Рухият» дигән мисаллар китердем. Танышлардан сор аштым, барысы да «Табарбыз» дип вәгъдә бирделәр. Февраль ае җитте, кичәне уздырырга вакыт, ә исеме юк. Язучы Рахмай абый Хисмәтуллин кичәгә «Җидегән чишмә» дип исем бирегез ди. У-у-у-у, бик озын бит бу, дигән идем, ул миңа: «Сезнең анда тарих, әдәбият, җыр, бию, уен кораллары — саный китсәң, җиде әйбер җыела. Алар барысы да рухият чишмәсен тәшкил итә» дип җавап бирде. Шулай дигәч, мин бу исемгә ризалаштым. Ай саен икешәр тапкыр «Җидегән чишмә» кичәләре уздырыла башлады.

— Кичәләр нинди темаларга багышлана иде? 
— Анда без шәһәребезнең талантларын күрсәтә идек, Түбән Кама биючеләре, җырчылары, язучылары катнашты. 1982 елдагы сезонда Химкомбинатның үзәк лаборатория җитәкчесе Азат Зыятдинов «Җидегән чишмә» советы оештырды. Халкыбызның атаклы шәхесләрен чакырып, шәһәр халкын куандырды. «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе бик популярга әйләнде. Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. 

— Башка ансамбелләрегез турында да сөйләгез инде.
— «Нефтехимик» клубындагы агитбригада коллективына авылдан килгән талантлы яшьләр җыела иде. 1984 елга анда инде 30 дан артык кеше җыелды. «Ләззәт» вокальинструменталь ансамбле белән берләшеп, «Ләззәт» эстрада ансамбле барлыкка килде. Авылларга, чит районнарга, ансамбльдә катнашучыларның авылларына да барып чыгышлар ясадык. 1984 елда Гайнемөхәммәтовлар гаиләсенә багышлап, «Сандугачлар оясы» дигән «Җидегән чишмә» кичәсе уздырылды. Бу исем ансамбльгә берегеп калды. «Талир тәңкә» ансамбле 1999 елда туды. Аның беренче сәнгать җитәкчесе Клара Дәүләтова иде. Бик матур итеп милли кичәләр үткәрелде. 2008 елда мин шунда баянчы булып килдем. 2010 елдан аны үзем җитәклим. 

— «Сандугачлар оясы» ансамбле турында киңрәк сөйләмәссезме?
— Без башта хатыным Рәзинә белән икәү генә җырлап йөрдек. 1972-1973 елларда дуэтлар бик сирәк очрый иде. Без парлап «Әйдә-әйдә, кайда-кайда» дигән җырны өйрәндек тә, радиога яздырдык. Ул хәзер радионың алтын фондында саклана, эфирга һаман чыгаралар. Аннан улыбыз Ирек туды. Без аны 20 көннән үзебез белән алып йөри башладык. Шул вакыттан бирле ул сәхнәдән төшмәде. 2,5 яшендә ул "Яшьлек«тәге барлык биюләрне, җырларны белә иде инде. 1978 елда кызыбыз Иркә туды, аны 5 яшеннән скрипкада өйрәнергә бирдек. Шулай итеп, мин — баянда, Ирек — курайда, Иркә — скрипкада, хатыным Рәзинә кубызда уйнап, квартет барлыкка килде. Гаилә белән «Уйнагыз гармуннар» фестивалендә катнаштык, аннан соң безне Киров шәһәренә Россия буенча фестивальгә чакырдылар. Анда лауреат булдык. 1991 елны Санкт-Петербургка бардык, анда халыкара фестивальдә катнашып, лауреат булдык. Чит илгә дә чакырган иделәр, бара алмадык, спонсорлар табылмады. Хәзер без ансамбльдә сигез кеше, оныкларыбыз да катнаша. Бүгенге көндә «Талир тәңкә» ансамбле белән чыгышлар ясыйбыз. Мәктәпләрдә балалар алдында фольклор чыгышлар ясыйбыз, хәйрия концертлары куябыз. Сирәк кенә «Сандугачлар оясы» ансамбле дә сәхнәгә чыга. Ике ел рәттән шәҗәрә конкурсында катнаштык.

— Иң зур хыялыгыз нинди? 
— Чит илгә барып, үзебезнең моңлы татар җырларын, дәртле татар биюләрен күрсәтеп кайтыр идем. Шулай ук мин балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татарча укысыннар, киләчәктә татар теле Россиянең икенче дәүләт теленә әйләнсен иде, дип хыялланам. 

Әңгәмәне Ландыш Сәярова алып барды 
Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев