Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
КЫШ БАБАЙ БУЛ!

Җылы һәм татлы бүләкләр: Гыйбадуллиннар һәм Рәхимә Газизова «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты

«Кыш бабай бул!» акциясенә бүләкләр 23 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Рәхимә Газизова балалар өчен чын күңеленнән ясалган җылы бүләкләр алып килде. Ел саен Рәхимә апа безнең «Кыш бабай бул!» акциясендә катнаша һәм йон оекбашлар бәйли. 

Рәмзил Гыйбадуллин безнең редакциягә үзенең кызы белән килде. Алар балаларга татлы бүләкләр китерделәр. Рәмзил акциядә 10 елдан артык катнаша. Боларның барысын да без балалар йортында һәм тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләргә тапшырачакбыз.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Химиклар проспекты, 64а адресы буенча урнашкан редакциягә килегез. Без бүләкләрне 23 декабрьгә кадәр кабул итәчәкбез, аннары аларны адресатларга тапшыру өчен әзерли башлыйбыз.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев