Түбән Кама мэры «Кыш бабай бул!» Яңа ел акциясендә катнашты
«Кыш бабай бул!» хәйрия акциясенең иң кызган чагы.
НТР медиахолдингының Яңа ел акциясендә Түбән Кама мэры, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев катнашты.
Ул Югары Чаллы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен татлы бүләкләр алып килде. Бу һәм башка бүләкләрне Кыш бабай белән Кар кызы һичшиксез балаларга тапшырачак.
«Кыш бабай бул!» хәйрия акциясенең иң кызган чагы. Теләге булган һәркем үзен тылсымчы ролендә сынап карый һәм балаларга Яңа ел могҗизасын бүләк итә ала. Медиахолдинг бүләкләрне 23 декабрьгә кадәр Химиклар проспекты 64а адресы буенча кабул итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев