Кира Фролова һәм Максим Озеров «Кыш бабай бул!» акциясенә бүләкләр алып килде
Бүләкләрне Химиклар проспекты, 64а адресы буенча урнашкан редакциягә алып килергә була.
НТР медиахолдингының Яңа ел алды хәйрия акциясендә Фроловлар гаиләсе катнашты.
Кира исемле кыз әнисе белән бергә татлы бүләк җыелмалары алып килде. Аларны безнең Кыш бабай Яңа ел алдыннан мохтаҗларга тапшырачак.
Шулай ук «Кыш бабай бул!» акциясенең даими катнашучысы Максим Озеров та бүләкләр белән килде.
Кыш бабайның хәзинәсе битараф булмаган шәһәр кешеләре ярдәмендә акрынлап тулылана. Сез дә Химиклар проспекты, 64а адресы буенча урнашкан редакциягә килеп, яңа ел бүләкләре калдырып китә аласыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев