Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
«Көн темасы» тапшыруы

Түбән Кама хастаханәсенә яңа аппаратлар кайтарылган

Хастаханәгә заманча флюорограф һәм рентген аппараты кайтарыла. Алар ярдәмендә пациентны кыска вакыт эчендә тикшерү мөмкинлеге туа.

Рентгенолаборант Наталья Васильева яңа флюорографта пациентка снимок ясый. Күрше кабинетта урнашкан экранда барлык кирәкле мәгълүмат чыга. Табиблар снимокның нечкәлекләрен, детальләрен карый ала.

Әлеге җайланма безнең хастаханә өчен бик көтелгән, ул Республика программасы буенча кайтарылды, диагностик тикшерүләрне сыйфатлырак башкарырга ярдәм итә, ди өлкән рентгенолаборант Лилия Мусина.

Моңа кадәр снимок бер тәүлек эчендә әзер булган булса, заманча флюорограф кайтарылгач, бу эшне шунда ук башкарырга була. Табиблар, флюорографиянең нәтиҗәләрен бөтен табиблар да күрсен өчен, цифрлы архив булдырырга телиләр. Хастаханәгә тагын бер яңа рентген аппараты да кайтарыла. Аны хирургия корпусына урнаштыралар. Ул онкология, корсак куышлыгы, күкрәк читлеге авыруларын ачыкларга ярдәм итә.

Аппаратта тикшерүне ятып та басып та башкарып була, моңа кадәр булган аппаратлар цифрлы түгел иде. Аларның егәре дә моныкыннан азрак, эшләү дәверләре дә шактый, шул сәбәпле һәрвакыт ватылалар иде ди, баш табиб Марс Мостафин. 

Яңа аппаратны ашыгыч медицина ярдәме үзәгенә иганәчеләр сатып ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев