Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Зәйлеләрне күрәсегез киләме?

Түбән Кама белән Зәй районын «ут күршеләр» дип әйтергә мөмкин. Шәһәребездә Зәй төбәгеннән чыккан кешеләр байтак. Шуңа күрә бу ике район кешеләре үзара аралашып яши, тормыш-көнкүрешләре тыгыз бәйләнгән. Аларның берсе туган җир булса, икенчесе - торган җир - шулай ук, кадерле һәм күңелгә якын. Түбән Камада төрле төбәкләрнең якташлык җәмгыятьләре...

Түбән Кама белән Зәй районын «ут күршеләр» дип әйтергә мөмкин. Шәһәребездә Зәй төбәгеннән чыккан кешеләр байтак. Шуңа күрә бу ике район кешеләре үзара аралашып яши, тормыш-көнкүрешләре тыгыз бәйләнгән. Аларның берсе туган җир булса, икенчесе - торган җир - шулай ук, кадерле һәм күңелгә якын.
Түбән Камада төрле төбәкләрнең якташлык җәмгыятьләре уңышлы гына эшләп килә. Зәй якташлыгы алар арасында күренекле урын били. Алар тырышлыгы белән төрле чаралар уздырыла: Зәйдән чыккан кешеләрне аралаштыралар, талантларны барлыйлар.
Тиздән шәһәребездә зур вакыйга - Түбән Кама-Зәй якташлык җәмгыятенең - 15, ә Түбән Кама «Нефтехим» җәмгыятенең 50 еллыгына багышлаган «Көчле рухлы туган ягым» дип исемләнгән кичә булачак. Анда Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләренең сәнгать осталары катнашында концерт та куелачак. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки әлеге чарага мәртәбәле кунаклар, җәмәгать эшлеклеләре дә көтелә. Әгәр шундый кызыклы очрашуны үз күзләрегез белән күрергә телисез икән, 17 февральдә 18 сәгатьтә Халык иҗаты йортына килми калмагыз.
Резидә ЗАРТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев