Зарланырга яратабыз
Әй көйсезләнде дә инде халык хәзер, ис китәрлек. Гел зарланырга гына торабыз: каян табып бетерәләр, әйтерсең тормыш гел начарлыктан гына тора.
Кар яуса – ник ява, яумаса – нигә яумый, салкын булса – җылы кирәк, җылы булса – тагын ярамый.
Интернет битләренә керешле түгел, халык гел зарлануда. Әгәр юлда берәр аркылы чыбык аунап ятса, аны җиңел генә алып ату турында сүз дә юк. Телефон алып, фотога төшерәләр дә, интернетка куялар. Янәсе, карагыз әле, юлда агач аунап ята. Кем алырга тиеш бу агачны, алгач кая куярга... И-и тотыналар эшсез «диван экспертлары» комментлар язарга, түзеп кенә тор.
Нидән зарланабыз, хөрмәтле шәһәрдәшләрем?.. Кайчакларда бигрәк тә вакланабыз кебек тоелмыймы сезгә? Әбибабайлар түгел, ә типсә тимер өзәр ир-егетләр зарлана бит. Язганыгызны укыганда үзегезгә оят түгелме?
Сабыр, түзем булырга тиешле гүзәл затлар да кимен куймый. Җәмәгать транспортында иртәнге биштә аның биш мең сумлык акчасын, ваклый алмаган кондуктор – начар. Әгәр сдачага 10, 50 сумлык акчалар бирсә – бетте баш. Менә шуннан соң аптыраш, кемгә ничек ярарга?.. Әле кечкенә генә вак кына мәсьәләне дә сабын куыгы кабарткандай үстерәләр. Ә бит күбебез әтиәниләр. Балаларыбызга нинди үрнәк күрсәтәбез соң? Йорт яныннан ераграк булганга чүпне ярты юлда ташлап калдырабыз. Балага тәм-том алып биргәч, аның ялтыравык кәгазен юлда ташлап калдырабыз. Ә кем җыярга тиеш? Менә кар эри бетте, күрердек, түбәнкамалыларның ни дәрәҗәдә чисталык яратуларын. Беребезне беребез уздырып, энәдән дөя ясау, тырнак астыннан кер эзләү кемгә кирәк соң?
Хәер, балалалар дигәннән, алар инде хәзер үк әти-әниләрен уздыра башладылар. Дәрестә шыпырт кына укытучыны төшереп утырып, интернетка куярга да күп сорамыйлар. Хәзер мәктәптә бәдрәфкә барырга да куркып торырсың. Әле алай гына да түгел, яшьтәшләре бәргәләшә башласа, аларны татулаштыру урынына, төрле яктан телефонга төшерә башлыйлар. Шәһәрдәшләремә теге мәгълүм мультфильм герое әйтмешли, «Әйдәгез, дус яшик!» дип әйтәсе килә. Дөрес, күбебезнең иңнәрен тормыш авырлыгы баскан: машинаның шәбен аласы килә, фатирда евроремонт булса начар булмас иде, баланы кешедән ким итәсе килми... Тик болар, кеше сәламәтлеге, күңел тынычлыгы белән чагыштырганда бик вак мәсьәләләр. «Aз дa җитә, күп тә бeтә» ди татар халык мәкале.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев