Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Кич утырганда

Зарланмыйбыз

(Каләмдәшләрем, сугыш ятимнәре яшьтәшләремә багышлыйм)

Тормыш авыр диеп зарланмыйбыз,

Аңарга без яшьтән күнеккән.

Кара ипи булса, башта – зиһен,

Кулда каләм булса, шул җиткән.

 

Тауга карап, тау булмасны белеп,

Артыгын без таләп итмәбез.

Бу гомерне безгә Ходай биргән,

Ходай алса, рәнҗеп китмәбез.

 

Языласы хисләр әле байтак,

Исән булсак, бәлки язылыр.

Әтиләр гомерен дәвам итеп,

Без яшәргә тиеш, барыбер.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев