Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яңа ел теләкләре

шигырь

Яңа елга теләк телим, –

Теләкләрнең иң шәбен,

Әтиләрнең, әниләрнең

Исән-имин яшәвен.

Яңа елга теләк телим:

Иман иңсен җаннарга!

Бәхет елы булып килсен

Дусларга, туганнарга.

Яңа елга теләк телим:

Җанны татлы уй бассын, –

Һәммә кеше һәр иртәдә

Көлә-көлә уянсын.

Яңа елга теләк телим,

Саулык телим иң элек,

Саулыктан соң байлык телим,

Илгә телим иминлек.

Разил Вәлиев,

Татарстанның халык шагыйре

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев