Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яңа ел бүләге

Алсу кызы Альбинаны ялгыз үстерсә дә, үзен ким сизмәсен дип, матур киемнәр, әйбәт уенчыклар сатып алырга тырышты. Сабый әтисенең аларны үзе туганчы ташлап китүен белми үсте. Тик балалар бакчасына йөри башлагач, күзәтүчән кызчык иртән башка балаларны әниләре генә түгел, әтиләре дә алып килүен яки килеп алуын күрде. Әнисенә әйтмәсә дә,...

Алсу кызы Альбинаны ялгыз үстерсә дә, үзен ким сизмәсен дип, матур киемнәр, әйбәт уенчыклар сатып алырга тырышты. Сабый әтисенең аларны үзе туганчы ташлап китүен белми үсте.
Тик балалар бакчасына йөри башлагач, күзәтүчән кызчык иртән башка балаларны әниләре генә түгел, әтиләре дә алып килүен яки килеп алуын күрде. Әнисенә әйтмәсә дә, Альбина: «Нигә минем әтием юк?» - дип, күңеленнән әтисен юксына башлады.
Кызын котларга әнисе ел саен өйдә Яңа ел бәйрәме оештырып, Кыш бабай һәм Кар кызын чакырды. Бу юлы да шулай булды. Альбинаның дуслары да килде. Алсу еш кына Альбинага: «Кыш бабай синең нәрсә теләгәнеңне белә һәм аны үти», - ди торган иде. Чыннан да, ел саен бабакай аңа хыялындагы уенчыкны һәм тәм-том алып килә иде.
Быел иң зур теләген әнисенә җиткерде. «Мин Кыш бабайдан сине һәм мине яраткан әти булуын сорыйм» , - дип, Алсуны аптырашта калдырды.
Көтеп алган көн килеп җитте. Бүлмәдә зур чыршы куелды, бизәлде, табын әзерләнде, чыр-чу килеп, Альбинаның дус кызлары - кунаклар килде. Менә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп керде. Ул сөенү, җырлар, биюләр, шигырь сөйләүләр! Кыш бабай һәркайсына бүләк тарата башлады. Барысы да рәхмәт әйтте. Тик Альбина уенчыгын тоткан килеш моңсу гына басып торды.
«Әни миңа Кыш бабайдан нәрсә сорасаң, шуны бирә, ди. Мин бит әти сораган идем», - диде ул үпкәләгән тавыш белән.
Янәшәдә генә басып торган Алсу нәрсә әйтергә дә белмәде, колагына кадәр кызарынды.
Кыш бабай кинәт кенә Альбинаны кулына алды һәм «Сине һәм әниеңне яраткан әтиең, һичшиксез, булыр», - диде һәм Кар кызы белән ишеккә таба атлады. Киткәндә артка борылып Алсуга карады. Ә күзләрендә - серлелек, сөйкемлелек.
Икенче көнне Алсуга ниндидер таныш булмаган ир шалтыратты. Ул кичә килгән Кыш бабай булып чыкты. Алмаз исемле, мәктәптә укытучы булып эшли. Алсуны бер күрүдә ошаткан, телефонын һәм эш урынын белешкән. Очрашырга тәкъдим иткәч, хатын икеләнде. Бер пешкәч, язмышны кабат сыныйсы килмәде. Әмма егет ягымлылыгы, тәртипле булуы, кайгыртучанлыгы, яратуы белән әсир итте.
Алмаз белән Алсу кавыштылар. Ә Альбинаның теләге тормышка ашты: балалар бакчасына аны әнисе генә түгел, яраткан әтисе дә илтә башлады. Бер ел узгач, сеңлесе дөньяга килде. Кайчак хыял тормышка ашсын өчен аз гына ярдәм кирәк.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X