Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Вегетариан дип әйтерлек

Күршем белән күптәннән аралашып яшибез. Охшашлыкларыбыз да юк түгел. Минем үземнең иткә әллә ни ис китмәсә, күршем вегетариан дип әйтерлек. Аның урнына хатыннарыбыз, көн дәвамында һич югы бер тапкыр ит, итле азык ашамасалар, үзебезне тотып ашарга әзерләр... Ярый, балалар ис-акыл җыяр вакытларда, минем гомер командировкаларда узу сәбәпле, минекеләр әле иткә...

Күршем белән күптәннән аралашып яшибез. Охшашлыкларыбыз да юк түгел. Минем үземнең иткә әллә ни ис китмәсә, күршем вегетариан дип әйтерлек. Аның урнына хатыннарыбыз, көн дәвамында һич югы бер тапкыр ит, итле азык ашамасалар, үзебезне тотып ашарга әзерләр...

Ярый, балалар ис-акыл җыяр вакытларда, минем гомер командировкаларда узу сәбәпле, минекеләр әле иткә битараф булмасалар, күршемнең адвокат булып эшләп, телгә оста булуы, гаилә әгъзаларына ит ашауга каршы булган карашны сеңдерүдә зур уңышлар китергән. Бигрәк тә, киләчәктә үзен галәм тирәнлекләрен өйрәнергә багышларга җыенган өлкән улына. Билгеле булганча К.Э Циолковский үзенең "Йолдызлар арасындагы тормыш" («Жизнь в межзвёздной среде») дигән китабында, кешеләр киләчәктә терлектән алынган аксымнан тулысынча баш тартып, үз гәүдәләрендә хлорофил кисәкчекләре барлыкка китерәчәк һәм турыдан-туры йолдызлардан килгән энергия белэн тукланачак, дип язган. Менә шушы тәгълиматкә нигезләнеп, улымның дусты, күршенең зур малае, итне гел дә ашамый диярлек. Әнисе иттән башка тормыш була алмый, дигән карашта булмаса, мөгаен, тулысынча вегетариан да булыр иде...

"Булыр иде..." Ләкин бу тормыш, башка да килмәгән борлышлары белән ямьле. Менә бу уку елы башында да, авиация институтының "очкыч аппаратлар" факультетына укырга кергән егет, сабуллашу өчен безгә керде. Улым, үзләренә бәрәңге боламыгы белән котлет салды да, дусты боламыгына яшелчә рагуы сала башдады.

- Нишләп мине аерасың, миңа да котлет сал, сүзен күршемнән ишеткәч, минем шар кебеккә әйләнгән күзне күреп, булачак инжененр бу елда авылда, әтисенең энесендә кунакта булган хәлләрне сөйләп бирде.

Чыгарылыш имтиханнарын биреп, документларын үзе теләгән уку йортына тапшырганнан соң, егетебез, табигатькә якын булу, яңа уку елына көч-куәт туплау өчен, моннан өч ел элек, шәһәрдә тоткан кибетләрен сатып, фатирын арендага биреп, элек үз авыллары булган урынга ике катлы йорт салып, терлек асрап яшәүче абыйсы - әтисенең энесе янына китә. Якын тирәдәге, авыл дип атарлык торак пунктның иң якын дигәне дә алты чакрым чамасы булган аерым йорт оҗмахның бер почмагы булып тоела. Шулай да, табигать кочагында, бер нинди хезмәт куймыйча да яшәп булмый икән. Абыйсы, кич белән эшли торган дизель электор станциясен сүндереп куя, аккумляторларга җыелган энергия, модуляторлар аша, суыткычларны гына эшләтә, ноутбук, компьютер, телевизор ише нәрсәләрне кушу, төп энергия чыганагын кушкач кына рөхсәт ителә.

Көн буе, бер нинди шөгыльсез, "аркада кроват ташу" ялыктыргач, күршем сарык көтүен көтәргә була. Абыйсының сарыклары, бездәге гадәти 40-45 килограмлы, җәйге эсседә берсе астына икенчесе башларын тыгып өелә торган түгел, көрдекле 60-65 килограмга җитә торган, нәселлеләр. Нәселлелекләре бер хәл, эсседән качмыйча, һаман ашап йөрүләре икенче хәл булса, холыклары кәҗәнеке кебек булып, инвестор басуындагы борчак белән рапсны яратулары егетебезнең кәҗә маен сыга. Ару-талуга бик зарланып та булмый, ирекле көрәш буенча беренче разряд булуы белән мактанган егеттән, җиңгәсе көләчәк... Көне буе сарык артыннан чабып арыган егетнең, азыкка булган ихтияҗын кыяр-помидор ише үлән азыклар гына канәгатьләндерми башлагач, әкренләп, башта майсыз, аннан майлырак та булган ит ашала башлый.

Берәр атна сарык артыннан чапканнан соң галәм киңлекләрен тикшерүче булачак даһи кешелекнең терлек аксымы белән тукланудан тукталачагына ныклы ышанычы булган күршемнең шашлык ашыйсы килә башлый. Үзенә яхшы гына ярдәмчегә әйләнгән энесенең бу теләгенә каршы килми абыйсы, араннан, үзенә ошаган сарыкны тотып чыгарга куша. Студент, басуга иң беренче булып чабучы, үз артыннан башка сарыкларны ияртүче тәкәне тотарга була. Теләк бер нәрсә, мөмкинлек икенче шул. Икесе дә алтмыш килограмм чамасы булган, ләкин берсенең каты мөгезләре, икенчесенең йомшак арты гына булган җан ияләренең алышы, фирма хуҗасының ярдәме килеп җитмәсә ни белән беткән булыр иде, билгесез. Сөзгәк тәкәнең аяклары бәйләнеп, сугым урнына салынгач, бар тәне сарык мөгезе белән очрашудан күгәреп беткән, вегетариан дип әйтерлек егет, абыйсыннан, тәкәне үзенә чалырга рөхсәт итүен сорый....

Шулай итеп, бер айлык тормыш прозасы, күршем унсигез ел буе алып барган тәрбияне юкка чыгара...

Илсур ӘБРАРОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев