Бу хәл узган гасырның 80нче елларында була. Район үзәгеннән шактый ерак авылда яшәүче бер әби яңгырлы, ямьсез көзге көннәрнең берсендә район үзәгенә барырга җыена. Маршрут автобуслары йөрми, юл кырына чыгып басып, «абый, утырт әле» дип кул күтәреп торасы.
Иртәдән көн дә аязып киткән кебек булгач, әби «бисмилла»сын әйтеп, юлга чыга....
Бу хәл узган гасырның 80нче елларында була. Район үзәгеннән шактый ерак авылда яшәүче бер әби яңгырлы, ямьсез көзге көннәрнең берсендә район үзәгенә барырга җыена. Маршрут автобуслары йөрми, юл кырына чыгып басып, «абый, утырт әле» дип кул күтәреп торасы.
Иртәдән көн дә аязып киткән кебек булгач, әби «бисмилла»сын әйтеп, юлга чыга. Юл кырында озак басып торырга туры килми, бер мәрхәмәтлесе туктап, район үзәгенә җайлы гына барып җитә. Күрәсе кешеләрен күреп, барасы җирләренә барып, кайтыр юлга чыкканда инде сәгать өчләр тирәсе була, машиналар сирәгәя. Кабатлам әйтәм, совет чоры бу! Тәгәрмәчле «Беларусь» тракторы кабинасына утырып та район үзәгеннән кайтучылар шактый, техника талымлап тору юк.
Утыртмаслармы дип өметләнеп, шактый озак басып тора әби. Җитмәсә, пыскаклап яңгыр ява башлый. Кире борылса, кунарга урын табылыр иде дә (туганнары, дуслары шактый), тик бер кузгалгач өйгә кайтасы килә шул. Тагын күпмедер басып торгач, эшчеләрен авылларга илтүче вахта автобусы туктап, утырта әбине. Тик шул ягы начар: автобус тулы ир-ат, җитмәсә, барысы да урыс милләтеннән, ахры - барысы да урысча сөйләшә. Үзара сөйләшкәндә, көлешеп тә алалар. Кайберләре әби ягына да күз салгалый. Урысча бер сүз белмәгән, аңламаган әбигә бу ирләр аның турыда сөйлиләр, «шушындый ямьсез, яңгырлы көндә өендә генә ятмыйча, нишләп юлда йөри инде бу карчык» дип әйтәләрдер кебек тоела. Әби авылы янына килеп җиткәнче шыпырт кына кайта.
Ә тукталышка килеп җиткәч, әби каршысында утырган урыс кешесенә усал итеп карый да: «тебе ни мишәйттер бит, свулыч» дип төшеп кала. Урыслар ни уйлагандыр, билгесез. Ә әбинең бары тик «минем шушындый ямьсез, яңгырлы көндә йөрүем сиңа тимидер бит» дип әйтәсе килгән була.
Нет комментариев