Уразаның сәламәтлеккә йогынтысы
Кайбер кешеләрдә мөселманнарның ураза тоту гадәте аптырау уята. Ни өчен ураза шулкадәр кырыс: көндез, хәтта эссе вакытта да, ни ашарга, ни су эчәргә ярамый? Гомумән, уразаның сәламәтлеккә зыяны юкмы? Шушы сорау белән беренче категорияле медицина белгече һәм терапия буенча югары категорияле табиб Мансур Шакировка мөрәҗәгать иттек. Түбәндә аның җавабын урнаштырабыз.
Мансур Шакиров / Фото шәхси архивтан
– Хәзерге заман кешеләрендә очрый торган күп кенә авыруларның сәбәпләре – артык ашау, хәрәкәтсез тормыш рәвеше (гиподинамия) һәм еш кына төрле тискәре уй-фикерләрдән туа торган стресслар. Бүген күп кешеләр артык авырлык белән интегә. Бу исә шикәр диабеты, эчәк-ашказаны системасы һәм йөрәк авырулары кебек җитди проблемаларга китерә. Сәламәт булмаган тормыш рәвеше, дөрес тукланмау күп кенә органнарда яман шеш авырулары барлыкка килүгә сәбәп була. Онкология белән чирләүчеләр саны елдан-ел арта, бигрәк тә артык авырлыгы булган кешеләр арасында.
Мөселманнарда ураза вакытында дин тотучылар көндезге вакытта ашамыйлар һәм су эчмиләр. Бу исә организмдагы матдәләр алмашын активлаштыра, эчәкләрдә һәм башка органнарда җыелган зарарлы матдәләрдән арынуга ярдәм итә, артык май запасларын киметә. Нәтиҗәдә, организм, әйтерсең лә, яңара, чистара. Тыелуның тагын бер әһәмиятле ягы бар: кешенең ихтыяр көче ныгый, тормышка омтылышы арта. Моңа мисал итеп мин үземнең озын гомер кичергән әби-бабайларымны китерә алам.
Ләкин уразаның төп мәгънәсе – кешегә ачлыкның нәрсә икәнен аңлату, икмәк кисәгенең һәм су тамчысының кадерен белергә өйрәтү. Шул рәвешле кеше мохтаҗларны аңлый башлый, аларга ярдәм итәргә омтыла. Хәзерге медицинада дәвалау максатында ач тору ысулы да киң кулланыла. Ә мөселманнар бу тәртипне инде мең ярым елдан артык саклап килә. Ислам дине, иң элек, һәрнәрсәдә чаманы белергә чакыра һәм көндезге тыелудан соң төнлә артык ашарга да өндәми.
Шунысын да искәртергә кирәк: уразаны бары тик физик һәм психик яктан сәламәт кешеләр генә тота ала. Авыру кешеләргә, шул исәптән психик авырулары булганнарга, бала имезүче аналарга ураза тоту киңәш ителми.
Редакциядән. Табиб Мансур Хәйдәр улы Шакиров гаиләсендә ислам диненә һәрвакыт ихлас хөрмәт белән караганнар. Әтисе ягыннан бабасы – Хатип Шакиров Сәмәрканд мәчетенең имам-хатыйбы һәм әбисе – остабикә Хөмәйрә Шакирова күпләргә ислам нигезләрен өйрәткән. Әнисе ягыннан бабасы Мөбарәкҗан һәм әбисе Мөтәбирә дә нәкъ менә Хатип белән Хөмәйрә дәресләрендә ислам нигезләрен үзләштергәннәр. Соңыннан Мөбарәкҗан Мирзов озак еллар Сәмәркандтагы татар диаспорасының мулласы булып торган. Аның улы, СССР Эчке эшләр министрлыгы медицина хезмәте полковнигы (отставкадагы) Равил Мирзов, бүгенге көндә Саратов өлкәсендәге мәчетләрнең берсендә имам-хатыйп булып хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев