Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Тырышырга кирәк булган

Кызлар, сез язын-көзен тәрәзә юасызмы әле ул? Менә елдан артык безнең фатирдагы тәрәзәләрне ирем юа. Гомердә дә уйламас идем, минем өчен шулай курка, дип.

 

Хатын-кыз өчен – көннәр җылыта башлауга һәм беренче кырпак кар явуга тәрәзә юу, челтәрләрне алыштыру намус эше инде. Без сигезенче катта, өч бүлмәле квар­тирда яшибез. Эчке тәрәзәләрне юу җиңел булса да, тышкыларын үрелеп юганда, шактый куркыта. Ә минем ирем, гомумән, тәрәзә яны­на да килергә курка иде моңарчы.

Шулай, апрель аеның кояшлы бер иртәсендә, бакча эшләренә тотын­ганчы, мин тәрәзә юа башладым. Хәләл җефетем, эшләгән кешенең кадерен белергә кирәк дип, кух­няда ашарга әзерләргә кереште. Пешерү дигәндә, ул кайбер хатын-кызларны да уздыра. Бик тәмле итеп салатын да турый, токмачын да кисә, бәлешен дә ясый.

...Мин җырлый-җырлый тәрәзә юам. Кәеф яхшы, прәме бер ша­гыйрь әйтмешли: «Бар дөньяга сөрән саласы килә!» Тик шул ва­кытта элгеченнән төшкән пәр-дәләрен рәтлим дип, кулымны гына сузган идем, идәнгә мәтәлеп киттем, күздән утлар чыкты. Яхшы кәефнең эзе дә калмады, башлаган дәртле җырым сүгенү сүзенә алы­шынды. Тез капкачының авыртуына чыдый алмый, аксаклап йокы бүлмәсенә кереп яттым. Берничә минуттан иремнең кух­нядан чыкканы ишетелде. Аннан, кычкыра-кычкыра урамга атылды. Ул кире әйләнеп кергәнче минем тез авыртуы басыла төшкән, баш­лаган эшемне тәмамлыйм дип, мин тагын тәрәзә төбенә менеп баскан идем. Тик иремнең чырае мине күрүгә, агарып катты.

Баксаң, ул минем җырлауны тыңлый-тыңлый бәлеш ясаган­да, «аһ, зараза» дип ераклаш­кан тавышны ишетеп, тәрәзәдән сикергән дип уйлаган икән. Керсә, анда тәрәзә ачык, бары тик ярым асылынган пәрдә җилферди, бүлмәдә мин юк.

– Синең асфальтта яткан гәүдәңне күреп, йөрәгем ярылыр дип, аска йөгердем, – ди. Ә мине яңадан тәрәзә төбендә күрү тагын да ныг-рак куркыткан.

Хатын-кыз бит ул хис кешесе. Иремнең кайгыртуына эрепләр китеп:

– Шулай каты яратасыңмы мине? – дигәнгә:

– Причем монда ярату! Беренчедән, бәлеш әрәм кала. Икенчедән, минем иртәгә ял, бакчага малайны алып барыр өчен генә, йокыдан торасы килми, – дип җавап бирде.

Шулай шул, аларның яратуы да үзенчә. Ярата билгеле, тик безнең кебек күз яшьләре белән түгел, акыл белән. Минем кебек акыл­лы, уңган-булган хатынны тагын кайдан тапсын ул. Җитмәсә, ипо­текалы квартирны түләп бетерәсе, ике баланы үстереп кеше итәсе бар... Монда берничек тә хатын­сыз булмый.

Асия Сәлимова

фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев