Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Тукталышлар буталган

Иртән эшкә трамвай белән барам. Рәхәт бит: «Тәмле» кибете янында, «Менделеев урамы» тукталышында утырам да, 40 минут дигәндә, «ТАИФ» ка килеп тә җитәм. Җылырак утыргычка эләксәң, 15-20 минут черем итәргә дә өлгерәсең! Чатнама суык кыш иртәсе. Парлы утыргычларның тәрәз ягындагылары гына җылытылганлыктан, янәшәсенә утыручылар бик сирәк. Чөнки үзегез беләсез... Хәзер...

Иртән эшкә трамвай белән барам. Рәхәт бит: «Тәмле» кибете янында, «Менделеев урамы» тукталышында утырам да, 40 минут дигәндә, «ТАИФ» ка килеп тә җитәм. Җылырак утыргычка эләксәң, 15-20 минут черем итәргә дә өлгерәсең!
Чатнама суык кыш иртәсе. Парлы утыргычларның тәрәз ягындагылары гына җылытылганлыктан, янәшәсенә утыручылар бик сирәк. Чөнки үзегез беләсез...
Хәзер трамвай йөртүче тукталышларны магнитофон тасмасы аша татарча да урысча да әйттерә. Уңайлы бит - цивилизация!
«Базар - Вещевой рынок»тукталышында ике ир-ат керделәр дә, билет сатучыдан: «Өстәге юл боҗрасында туктыймы?» - дип сорадылар. Билет сатучы: «Хәзер трамвай йөртүчедән сорыйм», - дип, җылы урыныннан торып, трамвай йөртүче кабинасына таба атлады. Ул арада трамвай ишекләре ябылып, динамиклардан: «Осторожно, двери закрываются, следующая остановка - автовокзал!» - дигән белдерү яңгырады hәм трамвай кузгалып та китте. Теге ике кеше аптырашта: «Остановите трамвай, нам не туда. Почему не сказали, почему он на автовокзал едет?» - дип, әрле-бирле килә башладылар. Кондуктор аңлатып тынычландыргач кына буш урыннарга барып утырдылар.
Теге кешеләр «БСИ» тукталышында төшеп калды, «ЦГФУ» тукталышына да килеп җиттек. Ишекләр ябылып, трамвай УАТ ягына кузгалгач, динамиклар яңадан «телгә» килде, бу юлы: «Следующая остановка - вещевой рынок», - дигән белдерү ишетелде!
Фән-техника алгарышы дибез дә бит, техниканы алдан көйләп куймасаң, ул шулай буталып та куйгалый икән.
Җәмил ШӘЙХЕТДИНОВ.
Рәсем routers.in.ua сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев