Түбән Камада Диләрә Закированың шәхси күргәзмәсе ачылды
Рәсем, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләреннән гыйбарәт күргәзмә тамашачыны талантлы яшь рәссам тудырган хыял дөньясына алып керә.
Шәһәребезнең комплекслы музеенда Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Халыкара педагогрәссамнар берлеге әгъзасы Диләрә Закированың шәхси күргәзмәсе ачылды.
Рәсем, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләреннән гыйбарәт күргәзмә тамашачыны талантлы яшь рәссам тудырган хыял дөньясына алып керә.
Күргәзмәсе ачылу тантанасына, Диләрә Фәрит кызын котларга, 1 нче балалар-яшүсмерләр мәктәбеннән хезмәттәшләре, рәссамнар, туганнары, дуслары һәм аның иҗатын сөючеләр килде. Рәссамга таланты, илһамлануы һәм сәнгатькә тугрылыгы өчен җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.
Күргәзмәләр залында чиста кәгазь битләре белән мольбертлар, ә янәшәдә үзләрен рәссам буларак сынап карарга теләүчеләр өчен төсле акбурлар куелган иде. Шулай ук анда тамашачыларга борынгы балчык чүлмәктән «пергаментлар» тәкъдим ителде, анда күргәзмәне караганнан соң рәссамга үз фикерләреңне, теләкләреңне калдырырга мөмкинлек бирелде.
Тантанага килгән рәсем сәнгатен сөючеләргә дөньяга рәссам күзлегеннән карап, матурлыкны тою һәм уңай тәэсирләр алу өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев