Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Кич утырганда

Түбән Кама шәһәре китапханәләре «КитапЛаб» проекты кысаларында махсус программа тәкъдим итте

Июль аенда үткән чаралар «кыю пиратлар» белән бәйле.

Җәй — балалар өчен иң көтеп алынган ел фасылы. Мәктәпләрдә укулар тәмамлангач, җәйге каникул башлана һәм бу вакытта балаларның күңелләре шатлык белән тула, яңа маҗараларга әзер була.

Түбән Кама шәһәре китапханәләр системасы җәйге каникулда балалар өчен, «КитапЛаб» проекты кысаларында, махсус программа тәкъдим итте. Җәйге каникулда балалар үз вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алалар.

Июль аенда үткән чаралар «кыю пиратлар» белән бәйле. Әлбәттә, китап белән таныштыру, аны уку — чараның төп максаты. Бер атна дәвамында катнашучыларны искиткеч бәйрәм көтте. Проектның беренче көнендә балалар, пиратлар турында кызыклы мәгълүмат белеп, үзләре дә алар кебек киенеп, «пиратлар яшәгән утрау» га юл тоталар. Аларга ярдәмгә капитан Флинт, пират Сэм һәм дә Джек кушыла. 

Чара дәвамында балалар зур карта белән эш итәләр, төрле-төрле уеннар уйныйлар, фокуслар ясап карыйлар, ә иң кызыгы — осталык дәресендә катнашып, үзләре диңгез төеннәреннән тукыма ясыйлар.

Чараның кульминациясе — хәзинәләр салынган сандык табу. 

Бу очрашу балаларга яңа дуслар, китап дөньясында яңа ачышлар, шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

Кадерле дуслар, һәрберегезгә җәйнең матурлыгын тоеп, аны файдалы һәм күңелле итеп үткәрүегезне телибез! Сезне китапханәләрдә көтеп калабыз!

Ләйсән Әхмәтҗанова, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев