Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Тракторчы Зәйтүнә

Зәйтүнә әби 1923 елның августында Зәй районы Югары Шепкә авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Хәер, ул заманнарда аз балалы гаилә булдымы икән? Колхозлашу чорында әтисе: «Денемне югалтасым юк әле», -дип, колхозга керми. Бай булмаса да, кулакка чыгаруларыннан куркып, 5 баласын ияртеп, бәхет эзләргә читкә чыгып китә. Ул вакытта икенче...

Зәйтүнә әби 1923 елның августында Зәй районы Югары Шепкә авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Хәер, ул заманнарда аз балалы гаилә булдымы икән? Колхозлашу чорында әтисе: «Денемне югалтасым юк әле», -дип, колхозга керми. Бай булмаса да, кулакка чыгаруларыннан куркып, 5 баласын ияртеп, бәхет эзләргә читкә чыгып китә.
Ул вакытта икенче баласы Зәйтүнә 2 нче сыйныфны тәмамлаган була. Зәйтүнә бизгәк тотып авырый башлый. Авыруы ел буена сузыла. Әтисе дә Оренбург якларында шул ук бизгәк авыруыннан үлеп китә. Ул үлгәч, авылга кайталар. Кайтуларына калдырып киткән өйләре дә калмаган, ут чыгып янган була. Амбарда яши башлыйлар. Әнисе фермага эшкә керә. Колхоз ярдәме белән йорт җиткерәләр.
Сугыш алды елларында Зәйтүнә колхозда эшли. Кичке уеннарда аның кебек оста җырчы, биюче булмаган. Хәтта үзлегеннән җыр, такмаклар чыгарып җырлый торган булган. Авылның Зәки исемле гармунчы егете юкка гына гашыйк булмагандыр аңа.
Сугыш башланып, ир-егетләрне фронтка ала башлагач, тракторчылар, аннары комбайнчылар курсын бетереп, гармунчы егет Зәки белән икесе бер тракторда, комбайнда эшли башлыйлар. Кичләрен Шепкә су буйларында гармун тавышы яңгырый. Аңа кушылып Зәйтүнә җыр суза:
Акырын гына җил селкетә
Шепкә-су камышларын,
Әллә кайлардан таныймын
Гармуның тавышларын…
1943 елда гармунчы егет Зәкине фронтка озаталар. Трактор Зәйтүнәнең берүзенә кала…
1945 елда яраланып, кулы гарипләнеп, Зәки кайтып төшә. Бер-берсенә гашыйк ике яр тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы 6 балалары туа. 40 елга якын биана, би-ата белән гомер итә. Бала кайгысын да бик күп күрә. Бер кызы 7 яшьтә суга батып үлә. Су буеннан кулларына күтәреп кайтканын әле дә ачынып сөйли. Берсе - 18, икенчесе 24 яшьлек ике улы фаҗигале рәвештә вакытсыз дөнья куя.
Капчыгын да күтәрә, урман да чыгара, утынын да кисә Зәйтүнә. Бер оныгын тәрбияләп үстерә. Колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга. 1995 елда ире Зәки вафат була. Әле ул елларда да Зәйтүнә: «Матаең» чых-пых килә, «свичә»сенә май бәргән, чистарт, тавышы юк - искрасын тикшер, машинаңның аккумуляторы утырган - зарядкага куй, тавышы каты чыга, глушителең тишелгән», - дип, өйрәтеп тора иде.
Төпчек кызы белән кияве тәрбиясендә кышын Түбән Камада, җәен авылда яши Зәйтүнә апа. 95 яше тулса да, күңелен һич төшерми, күршесе 87 яшьлек Миңнурый апа белән кичләрен чәйләр эчеп, яшь чакларын искә алып, җырлашып утыралар.
Саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык сиңа «тракторчы» Зәйтүнә!
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев