Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Тишек чәйнек кыйссасы

Танышым, шулай бервакыт, кибеттән электр чәйнеге сатып ала. Кулына алып, авырлыгын да чамалый, зурлыгын да, төсе-формасының килешлеген дә. Кибеттә чакта ук, чәйнеккә су салып, кайнатамы-юкмы, берәр җиреннән су акмыймы икән дип, тикшереп караучылар бармы икән ул безнең халыкта?! Юктыр, булса да меңнән берәү булыр. Бу танышым да, билгеле, тикшерми. Өенә...

Танышым, шулай бервакыт, кибеттән электр чәйнеге сатып ала. Кулына алып, авырлыгын да чамалый, зурлыгын да, төсе-формасының килешлеген дә. Кибеттә чакта ук, чәйнеккә су салып, кайнатамы-юкмы, берәр җиреннән су акмыймы икән дип, тикшереп караучылар бармы икән ул безнең халыкта?! Юктыр, булса да меңнән берәү булыр. Бу танышым да, билгеле, тикшерми.

Өенә кайткач, су салып газ плитәсенә утыртуы була, чәйнек төбеннән су агып та чыга...

Алып китә бу чәйнекне кире кибеткә. Кирәк бит, танышым сатып алган чәйнек, янәсе, иң соңгысы булган. Шуны сылтау итеп, тишек чәйнекне башкасына алмаштырмыйлар. Чәйнеккә түләгән акчасын бирүне сорагач, кассада бер тиен дә булмауны сәбәп итеп, акчаны да кире кайтармыйлар. Сатучы чәйнекне ремонтка калдырырга тәкъдим итә. Кырык көннән соң әзер булачагын әйтә. Ни өчен кырык, дигәч, сатучы кыз буяулы иреннәрен бөрештереп:

- Чәйнекне ремонтка Казанга җибәрәбез бит,- ди...

Танышым бер айдан артык чәйне кәстрүлдә кайнатып эчкәннән соң, яңадан шул кибеткә бара. Чәйнек әле һаман кайтып җитә алмаган икән. Нишлисең, ике ара ерак бит! Машина гына ул бер якка өч-дүрт сәгатьтә бара. Электр чәйнегенең бит двигателе дә, тәгәрмәчләре дә юк. Билгеле, озак йөри инде ул. Танышым, кыяр-кыймас кына, акча дип авыз ачып карый. Теге буяулы ирен тагын бөрешә:

- Сату бармый, выручка юк.

Тагын ике атна көтәргә кушып, кире боралар моны.

Өченче юлы барганда, фотога да төшәргә кирәклеген исенә төшереп, ак күлмәк, галстук, чалбар-кәчтүм киеп китә бу кибеткә. Теге буяулы ирен урынында башка сатучы була. Аңа үзенең йомышын сөйли башлауга, танышымның кесәсендәге телефоны шалтырый.

- Алло. Әйе, кибеттә, - ди ул. Аннан бераз гаҗәпләнгәнрәк тавыш белән:

- Директормы? Кит аннан! - ди һәм кинәт кенә кырысланган тавыш белән дәвам итә, - Пока рәшәткә артына утырт, кайткач күрсәтермен мин аңа күрмәгәнен!

Сатучы кызның агарынып калган йөзенә күтәрелеп тә карамаган килеш, танышым үзенең йомышын җиткерә. Сатучы читкәрәк китеп, кем беләндер телефон аркылы пышылдашып алгач, чәйнекнең әле кайтып җитмәгәнен, риза булса, акчаны кире кайтарып бирәчәген әйтә. Танышым риза инде, әлбәттә. Акчаны алып, чыгып китәргә борылгач, янәшәсендә басып торучы бер әби аны туктатып, булышуын сорый.

Барысын да күреп, ишетеп торучы сатучы кыз, танышым авызын ачып сүз әйтергә өлгергәнче, ягымлы тавыш белән әбине касса янына чакырып ала.

Танышым, әбинең дә проблемасы хәл ителәчәгенә ышанып, сирәк булса да әйбәт сатучыларның да очраштыргалаганына сөенеп, кибеттән чыгып китә.

Квартир ишегеннән керүгә, хатынының ачулы тавышы ургыла:

- Әнә кара! Директорың ни кырган! Туган көнемә җизниләр өченче ел Египеттан алып кайтан вазамны ваткан! Күз карасыдай саклап кына тота идем бит...

Чүп чиләгендәге чәчәк вазасы ватыкларына, сынып-таушалып беткән чәчәкләргә күз да салмыйча, танышым читлек ягына таба атлый. Ә анда, "директор" сүзеннән башка бер сүз дә әйтә белмәгәнә күрә, "Директор" кушаматы тагылган попугай кукыраеп утыра... Читлегеннән иреккә чыгып, өйдә "тәртип урнаштырган" шул попугай аркасында җиңү яулаган танышым, ияләнгән гадәт белән, чәй кәстрүленә су салып, плитәгә куя...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X