Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Теш кыйссасы

Таң алдыннан Филарис теше сызлаудан уянып китте. Урт тешенең үтереп сулкылдавына чыдар әмәле калмагач, ул урыныннан торып, авызын салкын су белән чайкап карады, ярдәм итмәде. Андый чакта авырткан җиргә берәр дару кыстырырга кирәк булуын ишеткән ир бер кулы белән шешкән яңагын тотып, шкаф тартмасын актара башлады, тик анда йод белән...

Таң алдыннан Филарис теше сызлаудан уянып китте. Урт тешенең үтереп сулкылдавына чыдар әмәле калмагач, ул урыныннан торып, авызын салкын су белән чайкап карады, ярдәм итмәде. Андый чакта авырткан җиргә берәр дару кыстырырга кирәк булуын ишеткән ир бер кулы белән шешкән яңагын тотып, шкаф тартмасын актара башлады, тик анда йод белән яшел сыекчадан башка берни тапмады. Тавышка «Ни булды?» - дип, куркып уянган хатыны Филария килеп чыкты. «Үтереп тешем сызлый, чыдар хәлем калмады», - дип мыгырдаган ир, кулын селтәп, ишегалдына чыгып китте. Болдырга чыгып, сызлавы басылмасмы дип, бер-бер артлы ике тәмәке тартты. Күз аллары караңгыланып китте, колаклары гөжелдәде, тик файдасы тимәде.
Шул арада көн яктырып, кояш чыкты, лапаста су сорап сыер мөгерәде, тавык-чебеш кытаклаганы ишетелде, әтәч кычкырып җибәрде. Филарис өйалды баскычында шулай аңгы-миңге хәлдә утырганда, капка ачылып китте һәм анда каршы якта яшәүче күршесе Гыйлемхан күренде.
- Биштән соң йоклый алмыйм. Ну, бүген нишләптер, син иртәрәк уяндың. Нәрсә, сыерыгыз бозауладымы, әллә башка хәл булдымы? - дип кызыксынды ул.
- Булды, теш сызлаганга чыдап булмый, инде нишләргә? - дип Филарис хәлен аңлаткандай итте.
- Аңлашылды, районга автобус тугызда китә, киявеңнең машинасы хутта булса шуны кабызыгыз, - дип, андый чакта буталып йөрмәүне яхшы аңлаган Гыйлемхан, тизрәк чыгып таю ягын карады.
Район үзәгенә җиде чакрым, әмма теш сызлый дип, анда җәяү барып булмый. Иске җимерек машинага утыртып, кияве белән малае Филарисны озата киттеләр. Регистратурада утыручы хатын: «Бушка талоннар бетте һәм бу атнада булмаячак, теләсәгез акча түләп хәзер үк суырта аласыз», - дип, андагы хәлне бик тиз аңлатып бирде. Шулчакны гомерендә стоматологта булмаган ир, беренче тапкыр хәзер бер теш алдыруның күпме торуын ишетте. Гаҗәпләнүдән аның күзләре түгәрәкләнде, әмма теш сызлавы көчәя генә төште. Билгеле мондый хәлдә кире авылга кайту чын ахмаклык булыр иде һәм Филарис кесәсендәге запас акчасын капшый башлады.
Бу көнне яшь теш табибының кәефе шәптән түгел иде, кичтән тыңгысыз кәләше белән бераз әрләшеп алдылар. Сәбәбе бик җитди: кеше хатыннары ел саен диңгез буенда ял итә, ә аныкы ике ел рәттән беркая бармаган булып чыкты. Филарисның акчасы бер тешкә генә җитте һәм врач аны бик тиз суырып атты. Әмма аның янында тагын ике черек тамыр булуы ачыкланды һәм аларны суыртмыйча иргә тыныч тормыш булмавын ачулы табиб бик гади телдә аңлатып бирде. Ул авыру белән маташкан арада, кияү белән малай кабат авылга акчага кайтып килделәр. Тик теге ике черек тамыр белән берочтан «Монысы дөрес үсмәгән, - дип, табиб, нишләптер, бер тап-таза тешне суырып атты. - Өстә чәйнәрлек рәтең калмады, сиңа хәзер протез куярга кирәк, - дигәч, нигәдер аның кәефе күтәрелеп китте. Теләсәң аны ярты бәягә эшләп бирәм, тик бу кассага түләмичә, минем халат кесәсенә генә салсаң тизрәк булыр».
Авылга кайтып җәмәгате белән киңәшкәннән соң: «Болай тешсез йөреп булмас», - дигән карарга килделәр һәм өйдә булган бар запасны барлап, анысы гына җитмәгәч, икенче көнне үк күрше авылга сыерларын сатып җибәрделәр. Алга таба табибка түләргә кышлаган үгез һәм егерме капчык бәрәңге кереп китте.
Филарис авызына яңа теш протезы куйган көнне кияве авылга ләх исереп кайтты. «Әгәр кызыма өйләнсәң, машинаңны яңартам», - дип, бабай мине алдады, үзенә яңа теш казнасы куйдыртты», - дип урамда лыгырдап, ул тагын бер атна чамасы эчеп йөрде. Туктап, аңга килгәч, Филарисның кияве кайгысыннан күрше авылдагы бер бай хатынга йортка керде һәм шуннан эзе суынды. «Быел өйләнерсең, туй ясарбыз», - дигән вәгъдәләр ишеткән малаеның да хыялы тормышка ашмый калды. Бу күңелсез яңалыкны йөргән кызына ишеттергәч, тегесе: «Алдакчы, бүтән ышанмыйм сиңа», - дип, әле кичә генә яратып йөргән егетенең яңагына чабып җибәрде. Тиздән бу кыз шәһәргә китеп бай бандитка кияүгә чыкты һәм аның иркен тормыш итүе турындагы хәбәр авылга кайтып иреште. Гарьлегенә чыдый алмаган Филарис малае: «Бүтән кайтмыйм», - дип, каядыр Себер ягына акча эшләргә чыгып китте. Әмма бер ел да узмады, анда ике балалы марҗага өйләнеп, кире авылга кайтты. Ире ташлап киткәч, Филарисның кызы шәһәргә китеп, кафега эшкә урнашты һәм шунда шашлык кыздыручы тау кешесенә кияүгә чыгып, иренең туган ягына китеп югалды.
Озакка сузылды, туктасак та ярыйдыр, әй, юк, ашыкмыйк әле, бу кыйсса бетмәгән икән бит әле. Хәзер кунак-фәләнгә баргач, Филарис авызындагы теш протезын алдындагы тәлинкәгә салып куярга гадәтләнде. Кунаклар элеккечә: «Кая күрсәт», - дип, авызына кереп караганчы, шулай итүе тынычрак та, җайлырак та. Килеп кызыксынган кунаклар Филариска теш куюның күпмегә төшкәнен ишеткәч, гаҗәпләнеп башларын чайкадылар. Әмма бу көннең кайчандыр үзләренә дә киләчәген аңлап: «Башыңа төшмәсен», - дип, аның яныннан тизрәк китү ягын чамаладылар.
Берничә айдан соң хәләл җефете Филария теше сызлаудан уянып китте һәм: «Уян тизрәк, бүтән чыдар әмәлем калмады», - дип, иренең кабыргасын төя башлады. Тәмле йокыга талган Филарис күзен дә ачып тормыйча, борын эченнән нидер мыгырданды да, тиз генә стена ягына борылып ятты. Хәер, уянып нишләсен ди, бу вакытта өйдә булган бар запас акча бетеп, лапаста бер эре мал да калмаган иде.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев