Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Телеңне тыя бел

"Тик тормаган телдә бәла бар" дигәнне ишеткәнегез бармы? Бик дөрес сүзләр. Бәлки сезнең дә бу сүзләрнең дөреслеген үз җилкәгездә татыганы бардыр. Минем бер танышым да теле кирәгеннән артыгын сөйләгәнгә шактый зыян күргән. Югыйсә, үзенчә бераз шаяртып алуы гына булган. Автомобилен алыштырганда, күбрәк акча эшләү ниятеннән, искесен күрше шәһәрдәге базарга алып...

"Тик тормаган телдә бәла бар" дигәнне ишеткәнегез бармы? Бик дөрес сүзләр. Бәлки сезнең дә бу сүзләрнең дөреслеген үз җилкәгездә татыганы бардыр. Минем бер танышым да теле кирәгеннән артыгын сөйләгәнгә шактый зыян күргән. Югыйсә, үзенчә бераз шаяртып алуы гына булган.

Автомобилен алыштырганда, күбрәк акча эшләү ниятеннән, искесен күрше шәһәрдәге базарга алып барып сата. Бусы - бер. Икенчедән, "текә" магнитофонын салдырып алып, аерым сатарга уйлый. Уйланган эш - беткән эш, дигәндәй машинасын уңышлы гына сатып җибәрә дә, магнитофонын сату өчен газеталарга игълан бирә. Озак та үтми кызыксынучылар шалтырата башлый. Шуларның берсе белән менә мондыйрак сөйләшү була:

- Магнитола сатасызмы?

- Әйе, сатам.

- Эшлиме соң?

- Мин салдырганда эшли иде.

Телефондагы ир-ат:

- Кайдан салдырдыгыз, - дип сорауга, бу беркатлы бичара, шаяртып:

- Урынын белергә кирәк! - дип җавап бирә. Тик бу шаяруы аңа шактый кыйммәткә төшәчәген башына да китерми.

Берәр көн үтүгә, аны участковой үзенә чакыра. Ни өчен икәне башына да килмәгән бу егетнең, участковый кулындагы кәгазьне күргәч, башына күсәк белән органдай була. Баксаң, теге көнге үтә кызыксынучан сатып алучы "урланган магнитофоннар сатып ята" дип, аның өстеннән жалоба язган икән. Магнитофонның үзенеке икәнен, машинасын сатканда салдырып алып калганын исбатларга туры килә аңа. Ярый әле, инде байтактан сатып алган булса да, кирәге чыгар дип, магнитофон документларын һәм сатып алган чегын ташламаган була. Вәт, шундый хәлләр...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев