Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Тартар – теленнән табар

Күп еллар элек булган кызыклы вакыйганы язмакчы булам. Болыннарда печәнне җыеп, эскертләп, борчак урагына төшәр алдыннан, җилләп, давыллап бик көчле яңгыр явып узды. Хәтта бозы да булды, диделәр. Шул яңгыр, озын булып үскән, уңган борчакны җиргә сылады да куйды. Моны бернинди техника белән дә җыеп алырга мөмкин түгел иде. Шуңа...

Күп еллар элек булган кызыклы вакыйганы язмакчы булам. Болыннарда печәнне җыеп, эскертләп, борчак урагына төшәр алдыннан, җилләп, давыллап бик көчле яңгыр явып узды. Хәтта бозы да булды, диделәр. Шул яңгыр, озын булып үскән, уңган борчакны җиргә сылады да куйды. Моны бернинди техника белән дә җыеп алырга мөмкин түгел иде. Шуңа күрә бу борчакны чалгы белән чабып, «покос»ларга салырга хуҗалыкларга бүлеп бирделәр. Бер гектар чабып, комбайн сугарлык итеп покосларга салсаң, илле сум акча түлиләр. Ул елларда бу күп акча иде. Чөнки төрле эштә йөрүчеләр да аена сигез-ун сум гына ала.
Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бөтен авыл халкы борчак басуында. Кем чалгы белән чаба, кем урак белән ура. Бала-чага, карт-коры чапкан борчакны сугарга комбайн керерлек итеп, «покос»ларга сала.
Бер көнне борчак басуы янына өч-дүрт җиңел машина килеп туктады. Килгән кешеләр басуны карап йөрделәр. Соңыннан гына белдек, болар район һәм колхоз җитәкчеләре белән обком секретаре Табеев булган. Ул, чапкан җирләрне карап йөргәч, Салих абзыйдан:
- Нигә борчакны шулай начар чабасың? - дип сораган.
Салих абзый аңа:
- Әле болай чабып, җыеп алып бирә алсак, рәхмәтеңне әйтерсең, - дигән.
Икенче көнне иртүк Салих абзыйны районга чакырдылар. Атна-ун көн ул шул юлны таптады - көн дә районга чакыралар.
Шаушу басылып, шактый вакыт үткәч, кызыксынып, нигә чакырулары турында сорадым Салих абзыйдан.
- Нәрсәгә булсын инде, иптәш Табеевка, борчакны болай итеп җыеп алып бирсәк тә рәхмәтеңне әйтерсең, дигәнгә ачулары килгән. Мин, иптәш Табеевны танымадым, күзләрем начар күрә, минем кушаматым да «сукыр Салих» бит, таныган булсам андый сүз әйтмәгән булыр идем, дидем. Менә шулай көчкә котылып калдым, - дип сөйләде Сәлих абзый.
«Тартар - теленнән табар» дип, халык юкка гына әйтмәгән шул.
Илдус ГОБӘЙДУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев