Тамаша
Татарстанда «Uen Fest» проекты тормышка ашырыла башлады.
«Без социаль челтәрләрдә халык уеннары китапханәсе булдырырга карар кылдык. Ул даими рәвештә яңартылып торачак. Моңа театрларны да җәлеп итәргә ниятлибез», – ди яза ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. «Әйткән сүз – аткан ук», дигәндәй, Түбән Каманың Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары, аларның балалары һәм «Бишегем» балалар театрында шөгыльләнүчеләр татар халык уеннарын видеога яздырганнар. Тамаша театр ишегалдында төшерелгән. 12 минутлык видеода танылган һәм кечкенә артистлар «Түбәтәй», «Ачык авыз», «Капкалы» һ.б. уеннар турында сөйләп, аларны уйнап та күрсәттеләр. Тамаша күмәк бию белән тәмамланды.
Л.Заһретдинова фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев