Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Сәркатип сайлау маҗарасы

Алгы бүлмәне саклап утыручы хатын пенсия яшенә җитү сәбәпле, шефка хәзер яшь, чибәр секретарша кирәк. Килде бер кыз. Ун-унбиш минутлап тегене-моны сораштыргалап утыргач, шеф бу кызның үзенә ник ошамавын аңлады: читкә карап сөйләшә, җитмәсә, ник бер елмайсын. Салкынлык бөркеп тора үзеннән. Шеф җылы кабинетында салкыннан куырылып калгандай булды.«Сеңлем, мин бу...

Алгы бүлмәне саклап утыручы хатын пенсия яшенә җитү сәбәпле, шефка хәзер яшь, чибәр секретарша кирәк.
Килде бер кыз. Ун-унбиш минутлап тегене-моны сораштыргалап утыргач, шеф бу кызның үзенә ник ошамавын аңлады: читкә карап сөйләшә, җитмәсә, ник бер елмайсын. Салкынлык бөркеп тора үзеннән. Шеф җылы кабинетында салкыннан куырылып калгандай булды.«Сеңлем, мин бу эшне бүтән кешегә вәгъдә иткән идем шул. Сезне ала алмыйм!» дигән булып, кире бору җаен карады.
Икенчесе килде. Монысы тегесенең гел киресе: күзләре белән сине үтәли тишеп чыгардай итеп карый. Шул караштан шефның пеләш башы тирләп чыкты, хәтта. Кергәннән бирле ерык авызын җыя алмаган кыз, аның хәлен аңлапмы-башка сәбәп беләнме, каршына ук килеп басты да, имчәкләре арасыннан кулъяулыгы тартып чыгарып, шефның маңгай тирләрен сөртеп алды һәм мут елмаеп: «Бераз хәл кергәнче, ятып торыйк!» дип, ял бүлмәсе ягына ымлады. Монысын ук көтмәгән шеф, көч-хәл белән үзен кулга алып: «Сеңлем, бу эшкә инде берәү гариза язган иде, медкомиссия үтеп йөри», дип, анысын да борып чыгарды.
Өченчесенең бөтен җире килгән - кәгазь эше рәтен дә белә, төскә-биткә дә чибәр. Нечкә билен каеш белән кысып буган, юка кофтасы астыннан ымсындыргыч ике түгәрәге дерелдәп тора, чалбары «фигурасына» сыланып, бар йомрылыклары белән күңелне ымсындырып, тәкатьсез дәрт уята... Икенче көнне бөтен документларын җыеп, инде эшкә урнашырга дип килгән бу кыздан да гайрәте чикте шефның. Ни өченме? Чалбарын салып, кыска итәк кигән кызкайның аяклары хәтәр генә кәкре, җитмәсә, маймылныкы кебек йон баскан үзләрен! Әстәгъфирулла! Шеф басып торган җиреннән чүт артына аумады. «Европа санкцияләре аркасында икътисади авырлыклар килеп чыгу сәбәпле читтән кешеләрне эшкә алмыйбыз!» дип, чак-чак озатты ул аны.
Иртән, ишек төбен саклаучы карт сәркатип хатын ясап биргән кайнар каһвәне эчәргә җыенганда, ишек тә шакып тормыйча, «Сезгә секретарша кирәкме?!» дип, бер кыз, туптай атылып керде. Килеп тә керде, киңәшмәләр уздыра торган озын өстәлгә сикереп тә менде һәм сәхнәдәге «модель»ләр адымы белән шефның алдына ук килеп тә басты. Бот төбенә кадәр ерылган итәге астындагы бар «мөлкәте»н ялтыратып, шәрә аягының берсен күтәреп, шефның җилкәсенә салды, кызылга буялган озын тырнаклы бармагын авызына тыгып суыргандай итте... Аптыраудан күзләре түгәрәкләнгән, авызы ачылып, ияге салынып төшкән шеф исенә килгәнче, өстәлдә «шпагат»ка утырды. Шпагат ясаганда кызның челәннекедәй озын аягы тиеп китеп, кайнар каһвәле чәшке кәнәфидәге шефның алдына әйләнеп капланды. Ачынып кычкыруына сүгенү сүзләре дә өстәлгән шеф, суыткычтан салкын сумы-бозмы алу нияте белән, чалбарын төшерә-төшерә, үзенең ял бүлмәсенә атылды... Кыз, чәрелдәп, кабинеттан чыгып ук йөгерде. Бу тавышка күрше бүлмәдән шефның урынбасары Хөршидә ханым, аңа ияреп карт сәркатип хатын килеп керделәр. Алар ишеге ачык ял бүлмәсендә трусигын тезенә кадәр төшереп, ярымшәрә басып торучы шефны күргәч, булган хәлне үзләренчә аңлап, тизрәк чыгып китү ягын карадылар...
Менә шулардан соң, шефның яшь секретаршалы булу теләге юкка чыкты. Шефның үзе кушуы буенча пенсиягә җыенучы карт сәркатибә, бик нык ялындырганнан соң, үз урынында калырга ризалашты. Шулай итеп, бар да үз эзенә төште.
Шеф ишеген саклап көннәр буе алгы бүлмәдә утыручы карт сәркатибәнең генә, күрше калада артистлыкка укып йөрүче оныгы оештырган секретарша сайлау тамашасы исенә төшкән саен, үзалдына елмаеп куя торган гадәте барлыкка килде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев