Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырь

Онытмыйк

Булмасак та сугыш балалары,
Безгә  кадәр тигән шаукымы.
Әткәйләр бит 
            яуда кан койганнар,
Буыннарга җиткән ялкыны.

Кемдер кулсыз, 
                   кемдә агач аяк,
Аксак –туксак ата –бабалар.
Сау-сәләмәт 
         булганнарның да бит
Йөрәгендә тирән яралар.

Фашистларны 
     тар-мар итеп кайткан
Геройлар бит безнең аталар.
Харәбәдән 
            алар торгызганнар
Чәчәк аткан авыл, калалар.

Һич берсеннән 
          моң–зар ишетмәдек,
Яралардан каннар тамса да,
Снаряд һәм мина калдыклары
Тәннәрендә мәңге калса да.

Ордень-медальләрен 
                       түшкә кадап,
Без, балалар, сугыш уйнадык.
Әткәй ясап биргән
                      агач мылтык
«Фашистлар»ны 
                 кырып туймады.

Башым иям 
       яу кырыннан кайтмый
Ятып калган батыр ирләргә,
Утны-суны кичеп, 
                         җиңү яулап,
Кайтканнарга 
                    туган илләргә.

Инде хәзер күпләр 
                       бу җирдә юк,
Һич аямый вакыт дигәнең.
Онытмыйк без 
           сугыш корбаннарын,
Кадер- хөрмәт итик исәнен!
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев