Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәш

Кышкы урман

Ис китәрлек сихри тынлык,
Ник селкенсен бер чыбык.
Бу тынлыкны сирәк күрәм,
Кышын чаңгыда чыгып.
Таң калып торам 
                         сокланып,
Чаңгы юлында басып.
Бу куаклар кая бара,
Ак көянтәләр асып?!

Күперткән ак мендәрләрне
Чыршылар кочып тора.
Ботаклардан ботакларга
Кызылтүш очып куна.

Агачлар акка уралган,
Читтән танырлык түгел.
Әллә усак, әллә каен,
Аерып алырлык түгел.

Поши эзе.
                    Тирән көртне
Ничек ерып баралган?
Корыган нарат башында
Тукран какты барабан.

Яшь юкәләр җитәкләшкән,
Каядыр җыенганнар.
Чалмалы агач төпләре
Сәҗдәгә оеганнар.

Хозурланып, исәрләнеп,
Урманда көнем үтте.
Баш очымнан бер саескан
Шыркылдап көлеп үтте.
Никифор ТУКМАЧЕВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев