Шигъри тәлгәшләр
Телим шуны аңларга
Һәр нәрсәнең чиге була,
Тик теләмим тыярга.
Кайберәүләр
җыйган малын
Белми кая куярга.
Кемдер йолдызга күз ата,
Кемдер бүлешә Аен.
Җан дигәне суына бара,
Кеше баеган саен.
Тыңлагыз сез
чишмәләрне,
Сокланыгыз таңнарга.
Бүген безгә иң кирәге:
Җылы җитми
җаннарга.
Сарайда яшәүчеләр,
Телим сезне аңларга.
Кайсыгызга
җылы кирәк,
Җылы өләшәм җаннарга.
Кирәк түгел акчагыз да,
Кирәк түгел малыгыз!
Сезгә бары бер үтенеч:
Кеше булып калыгыз!
Рифкать ИМАЕВ.
Балачакка кайту
Баш өстеннән
узган болытларның
Тотынып бер күксел ялына,
Кайтып киләсе иде
азга гына
Ерактагы балачагыма!
Җилгә җигеп үрәчәле чана,
Чыгып китәсе иде
каладан,
Үчкә тауга җиткәч,
Зәйгә таба
Шуып төшәсе иде яңадан.
Кер чайкаучы
әниемне күреп,
Барып җитәсе иде бәкегә,
Җылытырга иде
кулын төреп! –
Шушы мизгел
калган хәтердә...
Ак шәл япкан
әниемне кочып:
«Бик сагындым,
әни!» – диясе,
Алларына
чал башымны куеп,
Тезләнәсем килә,
чүгәсем...
Балачакка юллар инде
бикле,
Әнием дә киткән
бу җирдән...
... Календарьның
бер ертылган бите
Актарылмый икән
киредән!
Асия САФИНА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев