Шигъри тәлгәшләр
Гомер юлын күзаллап
Бар да булды яшәгәндә:
Югалттык та,
таптык та.
Аз да түгел, күп тә түгел:
Бер борчу – бер шатлыкка.
Сезнең белән бер шәһәрдә
Яшәвемә илле ел.
Бер һаваны сулаганбыз,
Димәк, уртак йөргән юл.
Йә, кайсыбыз ак та һәм пакъ?
Без дә бераз бозылдык.
Әмма сезнең йөзегезгә
Китермәдем кызыллык.
Мин дә шушы җир баласы,
Бер гөнаһсыз түгелмен.
Вакыт-вакыт уйчанланып,
Моңнар булып түгелдем.
Күчеп йөрер чаклар узган,
Монда ныклап утырдык,
Тармакландык,
тамыр җәйдек:
Ике малай, дүрт онык.
Салмакланды йөрешләр дә,
Йөк тә бераз бушаган.
Шигъри җанлы
бу чал башны
Аңларсыз дип ышанам.
Давылдан да, кайгыдан да
Аллаһ Үзе саклаган.
Шуңа да мин тормышның
Һәр көненә шатланам.
Рифкать ИМАЕВ.
Туган телем белән горурланам
Горурланам
туган телем белән,
Ул телдә бит
Тукай сөйләшкән.
Халкым минем
һәрбер баласына
Ядкарь итеп аны өләшкән.
Телем аша
шатлыгым белдерәм,
Үз телемдә җырлыйм,
моңланам.
Газиз телем аша иман иңде,
Бисмилла әйтеп,
иртән уянам.
Анам теле
шундый ягымлы да,
Аны ишетү үзе бер рәхәт.
Читкә китсәм –
өзеп сагындыра
Туган телем,
милләт, мәмләкәт.
Үз телемдә
фән дә аңлашыла,
Гыйлем алган кеше югалмый.
Туган телдә
кеше гамәлләшә,
Туган телсез
шәхес булалмый!
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.
Яшьлек артта калды
Әй, гомернең агышлары,
Әйтерсең лә, агым су,
Яшь чаклар да
артта калды,
Шунысы бераз ямансу.
Туктап торса,
күрмәс идек
Матурлыгын дөньяның,
Хисләрендә йөзмәс идек
Сөю дигән дәрьяның.
Күрмәс идек балаларның
Үсеп җиткән чакларын,
Оныкларның
шау-гөр килеп,
Уйнап-көлеп чапканын.
Узган гомер, әйдә, узсын,
Бәхет белән шатлыкта.
Рәхмәтеннән
ташламасын
Хак Тәгалә картлыкта.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
Күзгә күренми
Дөнья тотарга,
алга атларга
Якты фикерле
кешеләр кирәк.
Матур яшәүнең
серен белүче,
Алдан күрүче
кеше бик сирәк.
Гасыр кешесе
күпме интегә
Төсле дөньяны
акка күмәргә.
Тик барып чыкмый
бәхетле булу,
Аклык алдында
кара күләгә.
Якты фикерле
менсә үрләргә,
Тырышырмы икән
янып дөрләргә?
Кавеме өчен,
туган теле өчен
Әзер булырмы
хәтта үләргә?!
Сорау артыннан
сораулар туа,
Җаваплар эзләп,
бәхәсләр куба.
Киләчәк бәхет
күзгә күренми,
Көткән өметне
ташкын су юа.
Нур Абдул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев