Шигъри тәлгәшләр
Гашыйк булырсың
Чаңгы шуып
кайтып киләм,
Урманыма сокланып.
Күреп шушы
матурлыкны,
Калдым хәтта
тукталып.
Агачларга карлар кунган,
Җем-җем итеп алалар.
Алар минем күңелемә
Күпме шатлык салалар!
Ап-ак төскә кергән
урман,
Ә күк йөзе зәп-зәңгәр.
Гомергә гашыйк
булырсың,
Бер килеп күрсәң әгәр.
Нәфисә БАЯЗИТОВА.
Һәр фасылның үз яме
Вальс бии кар бөртеге,
Гел килешә үзенә.
Керфек какмый
карап торам,
Күренәме, дип, күземә.
Белмим, әллә
кар бөртеге,
Әллә дөнья әйләнә.
Дөрес булса,
җирдә тормыш
Корылган, ди, хәйләгә.
Энҗе ява күк йөзеннән:
Һәр бөртеге –
бер бизәк.
Эрегәнче ал битеңдә,
Үбиемче тизерәк.
Үзенә күрә бер манзара бу,
Күрелмичә утырылган.
Шәраб эчтем
битеңдәге
Мәхәббәт чокырыннан.
Азмы миндәй
сокланганнар,
Бардыр күрми узганы.
Һәр фасылның
үз яме шул,
Һәр кешенең – үз гаме.
Рифкать ИМАЕВ.
Иске ел
Иске еллар инде
артта калды,
Үзенең бар тарихы белән.
Унике ай,
унике көн кебек,
Үтеп китте
зур даны белән.
Борчылулар, тормыш
мәшәкатен–
Искә генә алам барсын да.
Тормышымда булган
һәр уңышка
Шөкер итәм
Ходай каршында.
Уңышлар да, шатлык-
бәхетләр дә
Кабатланыр
алар ел саен.
Узган гомер генә
артта кала,
Олыгайтып
бер елга тагын.
Тик шулай да рәхмәт,
иске елым!
Рәнҗетмәдең мине
аралап.
Яңа елга тапшыр
гадәтеңнең
Иң яхшыларын гына
сайлап.
Анастасия УСАЧЕВА.
Тылсымлы дөнья
Тылсымлы бер әкияттәнме
бу каенкай?
Энҗе муенсалар таккан
ак кыш аңа.
Сыкы сарган ак чуклардан
ак моң тама,
Җемелдәшеп, төрле
төсле утлар яна,
Оча күңел, канатлана –
әй шатлана!
Серле таңда зәңгәр күктән җем-җем итеп
Йолдыз ява бар дөньяга,
бәс сарыла.
Йолдызларны җыеп
алып кочагыңа,
Сиптең мәллә минем
аяк асларына?..
Тылсымлы бер әкияти
дөньядыр бу,
Яңа елның тәүге
таңы аткан чаклар...
Әкрен генә бөтерелеп
оча карлар,
Яшел чыршы тирәсендә
бии парлар!
Ралия КӘРИМОВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев