Шигъри тәлгәшләр
Сабантуйлы халкым
Милли бәйрәм –
Сабантуйлар килә,
Һәр тарафта
сизелә әзерлек.
Ихаталар керә
матур төскә,
Күңелләрдә
балкый гүзәллек.
Кардәшләрем белән
күрештергән
Сабан туе –
милләт бизәге.
Бәйрәм рухы бөрки
һәр тарафтан,
Тальян моңы били
йөрәкне.
Яшь кыз көтә сихри
мизгел кичен –
Сабантуйда
вәгъдә куелсын.
Ак күлмәге
җилфердәсен туйда,
Күңелләрдә
сафлык уелсын.
Көтеп ала зур
өметләр баглап,
Һәркем елның гүзәл
бу таңын.
Имин булсын
зәңгәр аяз күкләр...
Бәхет өчен җитми
ни тагын?
Милли бәйрәм
юртак тулпарларда
Дөнья гизә,
туктау юктыр ул.
Кыя-тауга кунган
бөркеткә тиң
Сабантуйлы халкым,
син – горур!
Һәр ел саен яңа
булып килә
Күпме лә гасыр,
күпме су аша.
Милли бәйрәм –
күркәм сабантуйлар
Гореф-гадәтләрне
саклаша!
Гаяз МИНҺАҖЕВ.
Күркәм бәйрәм
Иң күңелле,
дәртле бәйрәм,
Туйларның да ул туе.
Халкыбызның
көтеп алган
Бүген бит Сабантуе.
Язгы чәчү инде беткән,
Күкрәп үсә игеннәр.
Авылыбызга
бер-бер артлы
Төшә уңган киленнәр.
Мәйданнарда
бил алыша
Пәһлевәндәй батырлар.
Куәт биреп,
кул чабалар
Дус-туганнар,
матурлар.
Көянтә һәм чиләк асып,
Узышалар киленнәр.
Алардан һич тә
калышмый
Ап-ак чәчле биемнәр.
Багананың иң очына
Кунаклаган бер әтәч.
Менеп алган ир-егеткә
Булам, диеп, күчтәнәч.
Күзен бәйләп,
чүлмәк вата
Бала-чага, әниләр.
Капчык киеп узышалар
Егет-кызлар, әбиләр.
Сабантуйның
иң дә матур,
Иң дә кызган чаклары.
Ак күбеккә батып килә
Ярсып чабыш атлары.
Мәйданның нәкь
уртасында
Батырларның-батыры.
Кайсы гына булыр икән
Сабантуйның батыры?
Хөрмәтләнә, бүләкләнә
Эштә уңган матурлар.
Малчылыкта
хезмәт куйган,
Кырда җиңгән
батырлар.
Гармуннардан,
дәртле җырдан
Яңгырап тора мәйдан.
Биючеләр һәм
җырчылар
Җыелып беткән
кайдан?
Кичләр җиткәч,
мәйдан беткәч,
Пешә өйдә бәлешләр.
Берсен-берсе кунак итә
Туган-ыру, белешләр.
Менә шундый күркәм
бәйрәм –
Хезмәт һәм
хөрмәт туе.
Гасырлардан
безгә килгән
Халкыбыз Сабантуе!
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев