Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Яратудан туктамам

Үлчәүләргә салма 
                      сөюләрне,
Үлчи алмас 
              аны бизмәннәр.
Яхутлардан, 
  мәрҗәннәрдән артык,
Өстен күрер 
              аны сизгәннәр.

Калыпларга 
           сала күрмә берүк,
Кысаларга 
              сыймас сөюләр.
Ялган бит ул, 
          гомер үткән саен
Сөюләр дә үтә, диюләр.

Ярата һәм 
            яратыла белгән
Олы йөрәкләргә 
                       сокланам.
Сөю бар ул җирдә, 
                      ишетегез,
Яратудан әле 
                    туктамам.
      Фәнүзә САБИРОВА.

Эх сез, кызлар...
Эх, сез кызлар – 
                     төрле сез,
Һәрберегез серле сез.
Күзләргә карап, сихерләп
Йөрәкләргә үрлисез.
Эх сез, кызлар – 
                     затлы сез,
Шикәр-балдан 
                    татлы сез.
Күп вакыт 
              ачылмас дөнья,
Кайвакыт беркатлы сез.
Эх, сез, кызлар – 
                     алтын сез,
Дөрләп янган ялкын сез.
Теләсәгез егетләрне
Яндырасыз ялкынсыз.
Эх сез, кызлар – 
                       чибәр сез
Бөреләнгән гөлләр сез.
Бар җиһанны уятучы,
Язгы җылы җилләр сез.
Сабыйларга – 
                     калкан сез,
Көтеп алган ал таң сез.
Кешелеккә – Изге Ана
Шагыйрьләргә –  
                      илһам сез.
 Никифор ТУКМАЧЕВ.

Битараф була алмыйм
«Миңа барыбер», – дисә дә,
Ул бары үзен алдый.
Шагыйрь җаны 
                     бернигә дә
Битараф була алмый.

Юк, берсе дә урап узмый,
Барсына үз карашым.
Ничек дәваларга икән
Һәр йөрәкнең ярасын?

Үз-үземә гаҗәпләнәм
(Бу соң нинди тамаша):
Җирдә ни генә булмасын,
Уза гел минем аша.

Уйлап йөрим дә еш кына,
Аннан сорыйм үземнән:
Миндә дә бит –
               шул бер йөрәк,
Моңа ничек түзелгән?

Җавап эзли баш дигәне
Җир буйлап, 
                галәм буйлап.
Күпмесе бит яши җирдә
Гел үзен генә уйлап.
Рифкать ИМАЕВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев