Шигъри тәлгәшләр
Елга ярында
Пароходлар да күренми,
Акмый саллар да иңләп.
Бу елганың бүгенгесен
Булмый үткәнгә
тиңләп.
Күп озаттык без
аларны
Акмасак та салларда.
Бу әкияти мизгелләрне
Акыл җитте аңларга.
Күктән суга йолдыз ява,
Салда учак тирбәлә.
Шуңадыр да гашыйк иде
Бу кичләрдә һәр бала.
Шәүләләре суда уйный
Салда янган учакның.
Бүген дә әле
аңлаталмыйм
Сихрилеген шул чакның.
Йөзә иде ак пароход
Акчарлакларга охшап.
Нәрсә булды
дөньяларга:
Елгалар калды бушап?
Бүгенгесенә битараф,
Истә ерак үткәне.
Өзеп кенә әйтмәсәм дә,
Сизәсездер үпкәмне.
Рифкать ИМАЕВ.
Кая киткән, каян килә...
Авыл саен ферма иде,
Көтү-көтү мал булды.
Азык-төлек кибетләре
Шыр-ялангач чак булды.
Беләлмәдек, кая китте:
Ите, сөте, мае да.
Үзебез граммлап алдык
Җан башына, талонга.
Талонга носки саттылар,
Талонга – эчке ыштан.
Аз булмады кибетләрдә,
Хәмер өчен сугышкан.
Сагындыра шул заманнар,
Һәммәбез иштәш идек.
Ул чакларда әфәнде юк,
Түрәләр иптәш иде.
Бары бетте: мал-туар да,
Колхозлар да, авыл да.
Калса музейда калгандыр,
Безгә биргән талон да.
Аңлармын димә
заманны,
Бетерәлмәмдер белеп.
Каян килә, тулып ята
Кибеттә азык-төлек.
Никифор ТУКМАЧЕВ.
Төнге тынлык
Араларда яткан
еллар һаман
Юалмады әле төсеңне.
Төшләренә кереп
йөдәтмимен,
Сагынмыйдыр бер дә
дисеңме.
Сагынмыйдыр диеп
уйлыйсыңмы,
Өзгәләнмидер ул дисеңме.
Телем түгел җаным гына
һәр көн
Мең кат әйтә
синең исемне.
Аек акыл юкка сагынуымны
Төшенүен үзе төшенә.
Һәр иртәдә чишмәләрем,
никтер,
Көлүеңне искә төшерә.
Тиле күңел инде
көтми бугай
Килүеңне кабат яныма.
Синең җырың булып,
моңың булып
Төнге тынлык
сеңә җаныма.
Фәнүзә САБИРОВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев