Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Үз хәсрәтем

Күкләр зәңгәр, таңнар алсу, яшәү ямьле
Бар дөньяны бизим дисәм ал гөлләргә.
Әллә каян килеп чыккан кара болыт,
Көзге пыскак яңгыр ява күңелләргә.

Бетте сабыр, сынды канат, сүнде өмет,
Ышанычым бетте алгы көннәремә.
Әллә нинди күтәралмас авыр йөк бу,
Каф таулары ишелде күк иңнәремә.

Күтәралмыйм, булдыралмыйм, кая барыйм,
Үз хәсрәтем беркемгә дә тоттыралмыйм.
Дөрли-дөрли яна кебек җаным утта,
Тик дөньяга сөрән салып кычкыралмыйм.
Фәнүзә САБИРОВА.

Кышны көтү
Агачларны чишендерә усал җилләр.
Кургаш белән томаланган күкләр, җирләр...
Бөтерелеп җансыз яфрак җиргә төшә,
Карлы салкын яңгырларга түзәлмыйча.

Ә көз көйли, җилләр, җилләр, туктагыз, ди;
Агачларга әмер бирә, йоклагыз, ди...
Агачларны чишендергән усал җилләр,
Кышны көтеп изрәп ята арыган җирләр...
Ралия КӘРИМОВА.

Көзге өмә
Сап-сары шәл ябынганнар
Каеннары, таллары.
Аулак өйгә җыелганмы
Көзнең уңган кызлары!

Җил-егеткәй гармун тарта,
Моңлы җыры агыла.
Шаянланып, көз кызының
Билләренә кагыла.

Каурый-каурый яфрак оча
Су юлы сукмагына.
Өмә уздыра алтын көз
Талгын җил уңаена.
Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Заман җиле
Көз уртасы сарылган сарыга,
Җил ирегендә кипкән яфраклар.
Уйныйлармы әллә дулыйлармы
Аерылгач туган туфрактан.

Йөрәгемдә шыткан орлыкларны
Заман җиле куа, тарата.
Балаларны, оныкларны алып,
Чит җирләргә илтеп тарата.

Чит илләрне, чит телне үз итеп,
Колак кагып ана теленнән
Йөрүчеләр азмы бу дөньяда
Бәхет эзләп китек күңелдән.

Туган җирдә үз көчеңне кую
Авыр хезмәт, михнәт, зәхмәтме?
Сорыйм әле кипкән яфраклардан
Җил ирегендә булу рәхәтме?
Нурулла ГАПТУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев