Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Бик ис китми...

Шаккаттыра 
                  бу заманның
Һәрбер көне, һәр мәле.
Кичәге дуслар танымый,
Алар бүген әфәнде.
Әфәнделәр башкачарак,
Башны тота югары.
Тир түгеп баеганнарны
Һич күргәнем юк әле.
Казна караклары илне
Нигезгәчә сүтәләр.
Яши белмәгәннәр өчен
Закон кабул итәләр.
Аларга закон кирәкми,
Алар теләге – закон.
Тукай юкка әйтмәгәндер:
«Тотса мәскәүләр якаң».
Без инде шуңа күнеккән,
Ялынмыйбыз байларга.
Тиенләп хәер җыябыз
Сабыйлар дәваларга.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Кемнәр нәрсә уйлый
Инеш буйларын 
                        үз иткән
Зирек түгел, тирәктер.
Инде олыгаеп барсак та,
Әле без дә кирәктер.
Эзләгәннәр 
             гел табылмый,
Тормыш юллары урау.
Безнең кебекләренә дә
Чыгып тора гел сорау.
Бергә булсаң, 
                     җиңелерәк,
Ялгызларына кыен.
Парлы түгел, 
                     ә ялгызлар
Урыйлар инеш буен...
Аңлап бетердем, 
                         димәгез
Һичкайчан кеше уен.

Рифкать ИМАЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев