Шигъри тәлгәшләр
Сабантуй
Азат Бадиков көе
Бәйрәмчә бизәлгән
мәйдан
Җанга шатлык
өстидер...
Җиз кыңгыраулы
атлары,
Чиккән сөлге-
яулыклары
Бер манзара төследер...
Кушымта:
Кад(е)рен белик,
Сабантуйлар
Кабатланмый һәркөнне.
Җырлы бәйрәм, моңлы
бәйрәм
Ял иттерә һәркемне.
Дус,туганнар, бар
кунаклар
Бу бәйрәмгә җыела.
Ярышырга,көрәшергә
Күрешергә,сөйләшергә
Килдек Сабан туена.
Сабантуй ул милли
бәйрәм
Монда – күңел көрлеге
Монда хисләр, уйлар
уртак,
Халыкларны
берләштерә
Хыял, максат берлеге...
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА.
Гел хәтердә, безнең хәтердә
Еллар узган саен ерагая.
Ерагая җиңү таңнары.
Илем диеп солдат
башын салды,
Җыры булып кайтты
даннары.
Җиңү көне килә бар
җиһанга,
Алмагачлар акка
төренә.
Яу кырында ятып
калган солдат,
Җырларымда кабат
терелә.
Ерагайган саен еллар
бездән,
Хәтер барлый үзенең
улларын.
Батырлыгың киләчәккә
күчә,
Җырым булып күчә
уйларым
Чит җирләрдә ятып
калсагыз да,
Гөлләр үсә Сезнең
кабердә.
Яу кырыннан кайтмый
калган солдат,
Гел хәтердә безнең
хәтердә,
Гөлләр шиңми Сезнең
кабердә.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев